Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Якташлар
20 декабрь 2019, 13:50

“Һәркем үз тамырларын белергә тиеш...”

Түбән Әүрез мәктәбе укучылары билгеле якташлары, республиканың атказанган төзүчесе Таһир Ахунов белән очрашты.

Түбән Әүрез мәктәбе укучылары билгеле якташлары, республиканың атказанган төзүчесе Таһир Ахунов белән очрашты.
Таһир Нурый улы – бөтен күңеле белән туган ягы өчен янып-көйгән һәм үзе туып-үскән авылы хакына бик күп изге эшләр башкарган тирән белемле, һәрьяклап сәләтле шәхес. Аны монда олысы да, кечесе дә ихтирам итә. Бүген дә Түбән Әүрез авылында барган вакыйгалар уртасында кайный, мондагы күп кенә изге эшләрне башлап йөрүче дә ул.

Шушы көннәрдә мәктәптә “Шәҗәрәм – нәсел агачым” дип аталган күркәм чара үтте. Анда хөрмәтле кунак буларак Таһир Ахунов та чакырылган иде.
-Үз ата-бабаларын хәтерләмәгән һәм хөрмәт итмәгән кеше – тамырсыз агач кебек. Аның таянырлык нигезе юк, - дип башлады чыгышын “Село Нижнее Аврюзово. Сельские династии и их шежере” китабы авторы Таһир Нурый улы. Аның авылга нигез салучылар, ата-бабаларының элек нәрсә белән шөгыльләнүләре, авылда ничә йорт булуы, халыкның ничә дисәтинә җире, күпме мал-туар асравы турында сөйләвен балалар зур кызыксыну белән тыңлады. Арытабан инде укучылар үзләре нәсел-ырулары турында фәнни-тикшеренү эшләрен һәм рефератларын тәкъдим итте.
Әңгәмәне дәвам итеп, Таһир Нурый улы балаларны туган табигатьне сакларга, аның матурлыгын күрә белергә чакырды. Аны аеруча көмештәй саф сулы Багаралы чишмәсенең язмышы борчый, чөнки чишмәләр – безнең яшәү чыганагы ул, ди Таһир абый. Хөрмәтле кунак мәктәптә укыган елларындагы истәлекләре белән дә уртаклашты, заманча мәгарифкә карата үз фикерен белдерде, укучыларга һөнәр сайлауга бәйле акыллы киңәшләр дә бирде. Ул шулай ук белем учагына кыю йөрәкле билгеле якташлары, Русия Герое Рафыйк Ихсановның исемен бирү мәсьәләсенә тукталды.
Таһир Ахуновның башлангычы белән бүген Түбән Әүрездә Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә куелган һәйкәл яңартыла. “Егетләр, шушы эшне дә аткарып чыксак, бик шәп булыр иде, бу һәйкәлдә безнең утлы яуда катнашкан барлык якташларыбызның исемнәре мәңгеләштереләчәк, бу – безнең изге бурычыбыз”, - дип мөрәҗәгать итте ул мәктәп укучыларына.

Менә шулай дусларча мөнәсәбәттә, ихлас аралашулар белән үтте бу очрашу. Төрле буын вәкилләре булсалар да бер берсен яхшы аңлый иде алар, чөнки сүз аларның киләчәге, туган авылларының язмышы турында барды.
Авыл биләмәсе башлыгы Рәмзил Фәйрушин фәһемле әңгәмә өчен Таһир Нурый улына рәхмәт белдерде һәм без шушындый якташларыбыз белән горурланабыз,безгә күрсәткән ярдәмнәре өчен чиксез рәхмәтлебез. Бүгенге дәрес һәр укучының күңелендә озак сакланыр, дип уйлыйм, дип билгеләде.

Очрашу ахырында Таһир Ахунов мәктәпкә күпьеллык җентекле хезмәте нәтиҗәсен - тикшеренү эшләренең электрон вариантын бүләк итте, анда авылда яшәүче бөтен гаиләләрнең шәҗәрәләре тупланган. Абруйлы якташлары кышкы каникулда Уфа аквапаркына чакырып, балаларга Яңа ел бүләге дә эшләде.
Резеда ХӨСӘЕНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: