Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
10 гыйнвар 2020, 14:00

Кәшәкә суксаң...

Хоккей Әлшәй районында иң киң каралган спорт төрләренең берсе санала. Быелгы чорда район биләмәләренең һәрберсендә боз мәйданчыклары корылган.

Хоккей Әлшәй районында иң киң каралган спорт төрләренең берсе санала. Быелгы чорда район биләмәләренең һәрберсендә боз мәйданчыклары корылган.
Шайбалы хоккей буенча район турниры үзган ел ахырында ук башланган иде. Анда авыл биләмәләреннән унбиш команда катнаша, ярышлар биш зонада үтә.
Шушы көннәрдә Гайниямак авылы спорт мәйданчыгында хуҗалар Никифар авыл биләмәсе командасын кабул итте.
Район хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов хоккей ярышларын оештыручы сыйфатында һәр уенны күзәтеп бара. Яңа ел каникуллары чорында матчлар графигы аеруча тыгыз, командалар очрашулары һәр көнне диярлек үтә.
20 гыйнварга зона уеннарын тәмамлау көтелә. Аннары зона ярышларында җиңүчеләр финалда очрашачак. Финал уеннары исә Раевка спорт мәйданчыкларында үтәчәк. Фото:Әлшәй районы хакимияте сайтыннан. Автор: [email protected]
Читайте нас: