Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Якташлар
1 февраль 2020, 12:00

Изгелек кылу - аның тормыш асылы

Районыбыз, авылыбыз күренекле шәхесләргә бай. Шундый билгеле ир-узаманнарның берсе – безнең горурлыгыбыз, Түбән Әүрез авылында туып-үскән Илгиз Шәрипов бүген 60 яшьлек күркәм юбилеен билгели.

Районыбыз, авылыбыз күренекле шәхесләргә бай. Шундый билгеле ир-узаманнарның берсе – безнең горурлыгыбыз, Түбән Әүрез авылында туып-үскән Илгиз Шәрипов бүген 60 яшьлек күркәм юбилеен билгели.
Илгиз Кадыйр улы хезмәт юлын Отрада мәктәбендә физика укытучысы булып башлый һәм Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң арытабангы тормышын Стәрлетамак шәһәренең “Красный пролетарий” заводы белән бәйли. Халык арасында олы ихтирам казанган, республика дәрәҗәсендә дә билгелелек яулаган күренекле якташыбыз гади инженер-технологтан генераль директор вазыйфасына кадәр күтәрелә. Намуслы хезмәте өчен бихисап наградаларга, “Башкортстан Республикасының атказанган машина төзүчесе” дигән мактаулы исемгә лаек була, республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты итеп сайлана.
Нинди генә үрләр яуламасын, И. К. Шәрипов беркайчан да туган авылын, үз тамырларын, авылдашларын онытмады. Бездә бер генә чара даа катнашлыгыннан һәм матди ярдәменнән башка үтми. Ул сәләтле укучыларны дәртләндереп тора, авылдагы чишмәне тергезү эшен үз өстенә алды, мәчетне дә ярдәменнән калдырмый... Бер сүз белән әйткәндә, изгелек кылу, ярдәм итү кебек төшенчәләр Илгиз Кадыйр улының тормыш девизы дип ышанычлы әйтергә була.
Хөрмәтле Илгиз Кадыйр улы, сезне бөтен авыл халкы исеменнән шушы күркәм бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез туган авылыбызны үстерүгә бәяләп беткесез зур өлеш кертәсез. Киләчәктә дә шушы соклангыч сыйфатларыгызга тугры калыгыз. Арабызда сезнең кебек ярдәмчел һәм изге күңелле кешеләр булганда, беҙ теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Бөтен йөрәктән Сезгә ныклы сәламәтлек һәм бәхет, эшегездә уңышлар телибез. Барлык изге хыялларыгыз тормышка ашсын! Тормышыгызның һәр көне бүгенгесе кебек якты, шатлыклы мизгелләргә бай, ышанычлы булсын!
Ихтирам белән Түбән Әүрез авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте,
“Агрокоопинвест” җитәкчелеге.
Читайте нас: