Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
6 март 2020, 14:00

Карашында – күңел җылысы

Аның карашы ягымлы, игътибарлы...

Аның карашы ягымлы, игътибарлы... Бераз җитди дә. Тавышы да чишмә челтрәве кебек...
37 ел элек балаларга сөю Альмира Тәбрис кызы Ефимованы Шафран шифаханә мәктәп-интернатына алып килә. Тәрбияче булып эшләгәндә, читтән торып Уфа педагогия училищесының мәктәпкәчә белем бирү бүлекчәсендә укый, аннары Бәләбәй шәһәрендә башлангыч сыйныф укытучысы һөнәре ала. Бу елларда туган йортларыннан еракта дәваланган балаларга ул әниләре кебек күңел җылысын бирә, аларны тәрбияләүгә күп көч сала.
Кайчандыр бөек философ Сократ, өч һөнәр генә - укытучы, судья, табиб Аллаһыдан, ә башкалары кешедән килә, дигән. Альмира Тәбрис кызы, балалар күңелен дәвалаучы табиб та, төрле бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүче судья да һәм талантлы укытучы да буларак, бу һөнәрләрнең барысын да үзенә туплаган. Аны коллегалары хөрмәт итә, тәрбияләнүчеләре дә ярата. Изге күңелле, олы йөрәкле бу ханым барсына да ярдәм итәргә тырыша. Зур педагогик тәҗрибәсен яшь тәрбияче-укытучылар белән теләп уртаклаша.
Альмира Тәбрис кызының һәркөнне күп көч салуны таләп иткән игелекле хезмәте лаеклы бәяләнгән. Ул “Башкортстан Республикасының мәгариф алдынгысы” билгесе, бик күп Почет грамоталары белән бүләкләнгән.
Альмира Тәбрис кызы балалары Наталья һәм Денис өчен соклангыч әни, оныгы Алексей өчен хәстәрлекле, ягымлы картәни дә. Кыскасы бик яхшы кеше һәм үз эшенең остасы.
Читайте нас: