Үрәзмәттән Клара Ярулла кызы Тукаева чын мәгънәсендә уникаль кеше. Ул авылда тарихи-туган якны өйрәнү музеен булдыра һәм мәчет ачуга булышлык итә. Егерме елга якын сирәк очрый торган экспонатлар җыйган. Бүген монда теләге булган һәркем борынгы әйберләр, ата-бабаларыбызның тормышы һәм көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалар белән таныша ала.
2001 елның июнендә “Ишембай электр челтәрләре” җәмгыятенең буш торган бинасында Клара Ярулла кызы музей оештыра. -Хаклы ялга чыккач та, музей ачу теләге белән яна башладым. Өстәвенә бина минем йортым янында, - ди Клара апа. – Ишембайга җитәкчелектән бинаны музей өчен бирүләренә рөхсәт сорап бардым. Теләсә нинди шартларга да риза идем. Нәтиҗә мин көткәнгә караганда да яхшырак килеп чыкты. Шул ук көнне рөхсәт бирделәр. Икенче көнне үк тормыш иптәшем белән ремонт эшләренә тотындык, бөтен территорияне чистартып, еллар буе җыелган чүп-чарны чыгардык.
Аннары җомга саен монда дин тотучыларны җомга намазына чакыра башладык, дини бәйрәмнәр үткәрдек. Бу эшләрне алып бару миңа бик ошый иде. Шулкадәр мавыккан идем, хәтта авырлыкларны да сизмәдем, ә алар күп булды...
Бу эш белән беррәттән тарихи-туган якны өйрәнү музеен булдыру белән дә шөгыльләнә ул. Аның экспозициясе нигезенә, башлыча, гаиләләренең шәхси әйберләре кергән. Һәр эшкә дә маһир әтисе ясаган комодны, шифоньерны, көзгене музейда кадерләп саклый Клара апа. Шул вакытлардагы киемнәр дә бар монда. Әнисе Рәбига үзенең тугыз баласына гына түгел, ә барлык авылдашлары өчен дә кием теккән билгеле тегүче булган. Аның тегү машинасы да музейда урын алган.
Тынгысыз, мавыгучан ханым акрынлап коллекциясен тулыландыра. Экспонатлар төрле районнардан китерелә. Ул музейны 19нчы гасырдагы авыл өе кебек эшләргә тырыша. Бүлмәдә туку станогы тора, янында бишек эленгән. Элек бит хатын-кызлар эшләгән дә, баласын да үстергән, бәйләгән, теккән, чигү чиккән һәм палас суккан.
Музей стеналарын рауза чәчәкләре төшкән асалы паласлар бизи, борынгы чигүле тастымаллар күргәзмәсе дә бар. Нәфис бизәкле челтәрләр, завыклы итеп чигелгән ашъяулыклар, шәлләр һәм яулыклар тупланган. Шулай ук төрле самавырлар һәм көнкүреш кирәк-яраклары һәм әйберләре бар. Боларның барсын да Клара Ярулла кызы коллекциясе өчен бөртекләп җыйган.
Аның эшчәнлегенең икенче юнәлеше – туган як тарихын өйрәнү. Ул Үрәзмәт, шулай ук Стәлетамак районының Үрге һәм Түбән Услы авыллары турында бай материал җыйган. Шәҗәрә төзү белән дә шөгыльләнә. Үрәзмәт авылында гына да утыз ыру тарихын бергә җыйган. Нинди җентекле һәм тырыш хезмәт! Музейда Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында да бай материал тупланган, авылның бик күп гаиләләренең елъязмасы куелган. Талантлы якташлары турында да күргәзмә оештырылган.
Клара Ярулла кызы яраткан эшенә күпме көч һәм күңел җылысын бирә. Соңгы дүрт елда иске бина күзгә күренеп күркәмләнгән. Бинаның тышкы ягына ремонт эшләнгән, эчен яңартасы гына калган. Күптән түгел генә монда электр челтәре сузылган.
-Изге күңелле кешеләр ярдәмендә, Алла бирсә Корбан бәйрәменнән соң бинаның эчендә дә ремонт эшләре башларбыз, - Клара Ярулла кызы.