Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
1 апрель 2020, 12:50

Башкорт фольклоры легендасы

Билгеле якташыбыз, галим, чәчәния, укытучы һәм җәмәгать эшлеклесее Розалия Әсфәндияр кызы Солтангәрәева шушы көннәрдә үз биографиясендәге истәлекле датаны билгеләде.

Билгеле якташыбыз, галим, чәчәния, укытучы һәм җәмәгать эшлеклесее Розалия Әсфәндияр кызы Солтангәрәева шушы көннәрдә үз биографиясендәге истәлекле датаны билгеләде.
Розалия Солтангәрәеваны Башкортстан халкы гына түгел, аннан читтә яшәүчеләр дә борынгы эпик әсәр – кобаерны бик оста башкаручы буларак белә һәм ярата. Розалия Әсфәндиәр кызы республикабызда бөтен иҗатын, тикшеренү эшләрен һәм барлык көчен сирәк очрый торган халык иҗаты үрнәкләрен тергезүгә юнәлткән бердәнбер галим-чәчәния һәм шагыйрь-импровизатор.
Розалия Солтангәрәеваны хаклы рәвештә башкорт фольклоры легендасы дип йөртәләр. Ул – өч йөздән артык фәнни хезмәт авторы. Якташыбыз, республика районнары һәм күрше өлкәләр буйлап төрле фольклор-этнографик экспедицияләрдә катнашып, күп еллар дәвамында борынгы халык иҗаты үрнәкләрен бөртекләп җыйган. Филология фәннәре докторы, профессор милли мәдәниятне пропагандалау, рухи кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны тергезү буенча актив эшчәнлек алып бара. Нәкъ Розалия Әсфәндияр кызының инициативасы белән ун ел элек районыбызда кобаерчыларның тәүге төбәк конкурсы оештырылды, бу бәйгегә ел саен республиканың күп кенә районнарыннан өлкән яшьтәге генә түгел, яшь чәчәнәр дә җыела.
Русиянең һәм Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Салават Юлаев ордены кавалеры Розалия Солтангәрәева.
Фото: rcntrb.com
Читайте нас: