Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
22 июнь 2020, 13:15

Кырыкка җиткәнче өйрәнгән!

Якташыбыз Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов та 40 яшен тутырды.

Якташыбыз (Әлшәй районы егете) Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов та 40 яшен тутырды. Май кояшы кебек елмаеп, Гүзәленә комплиментлар гына яудырып торган җырчы үз вакытында “яратам” дигән сүзгә бик саран булган икән. Бу хакта Гүзәл Уразова инстаграм битендә үзе язды.
“Сезгә яраткан кешегез танышканнан соң күпме вакыт узгач: "Яратам!" дип әйтте? Мин башта Илдар ул сүзне әйтә белми дип уйлый идем. Яңа ел алдыннан миңа тәкъдим ясаганда беренче тапкыр: "Яратам! Гомерлеккә минеке бул әле!" - диде. Аллага шөкер, хәзер гел яратып, мактап, комплиментлар гына эшләп тора. Мин эрим дә китәм инде. Җылы сүз — җан азыгы дип юкка гына әйтмәгәннәрдер!”, – дигән җырчы.
Шул рухта дәвам итсен инде. Иң мөһиме, кырыктан соң шырыкка китмәсен! Фото: ачык чыганактан.
Читайте нас: