Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Якташлар
10 июль 2020, 21:00

Туган җиргә һәм кешеләргә хөрмәт белән

Кеше тормышында аның һөнәри казанышларын гына түгел, гомеренең иң мөһим мизгелләрен билгеләүче вакыйгалар да була.

Кеше тормышында аның һөнәри казанышларын гына түгел, гомеренең иң мөһим мизгелләрен билгеләүче вакыйгалар да була. Миңа калса, бу шәхес белән таныштырып тору кирәкми. Аның бөтен гомере кешеләрнең күз алдында, халык арасында үткән.
Кираев Рөстәм Солтангәрәй улы 1960 елда Дуван авылында Солтангәрәй Әделгәрәй улы һәм Зөбәрҗәт Сәһәряр кызы гаиләсендә туа. Озакламый аларның гаиләсе Әлшәй районына күчеп килә.
1977 елда Рөстәм урта мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, Башкорт авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә һәм аны кызыл дипломга тәмамлый.
Рөстәм Солтангәрәй улы хезмәт юлын “Завет Ленина” колхозында агроном булып башлый, ә институтны тәмамлаганнан соң туган районына “Яңа Раевка” совхозына баш агроном итеп тәгаенләнә.
- Миңа укуы бик ошый иде, - ди ул. - Әтием һәрвакыт әйтә килде: гел алга табан барырга кирәк. Даими укымый торып, алга бару мөмкин түгел.
Рөстәм белем алуын К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү Авыл хуҗалыгы институты аспирантурасында дәвам итә һәм 1987 елда авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатына галимлек дәрәҗәсенә диссертацияны уңышлы яклап чыга. 1992 елда доцент исемен ала, арытабан авыл хуҗалыгы фәннәре докторы һәм профессоры булып китә.
Эшенә һөнәри карашы, актив тормыш позициясе, хезмәттәшләренә яхшы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул зур абруй казана. Аның белән эшләү – югары дәрәҗәдәге һөнәр иясенең осталык дәресе ул. Тормышында яраткан эше төп урынны алып тора. Рөстәм Солтангәрәй улы озак еллар Башкорт дәүләт университетында башта кече гыльми хезмәткәр, ассистент, доцент, студентларның профсоюз комитеты рәисе, ә арытабан өлкән гыйльми хезмәткәр, уку-укыту эшләре буенча проректор, агрономия факультеты деканы булып эшли. Аның катнашлыгында Җиләкле Аклан поселогы янында яңа уку-тәҗрибә басуы һәм уку-гыйльми үзәге булдырыла. Студентлар аны тәҗрибәле остаз буларак хөрмәт итә. Шундый кеше белән эшләве дә җиңел һәм кызык, ди алар. Ул соклангыч әңгәмәдәш, әдәпле, бернәрсәгә дә битараф калмый, һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Кешеләрне кызыклы идеяләре белән җәлеп итеп, үз көченә ышандыра, өмет тудыра белә, барысын да үзенә ылыктыра. Аның холкында, тормышка карашында һәрчак югары бәяләнгән кешелек кыйммәтләре – намус һәм гаделлек сыйфатлары ярылып ята.
2012 елда Кираев ”Россельхозцентр”ның БР буенча филиалына җитәкчелек итә башлый. Бу чорда районара һәм район бүлекчәләре, биотехнологик сынау лабораториясе барлыкка килә. Биналар ремонтлана, барлык бүлекчәләр яңа корамаллар белән җиһазландырыла, республикада орлык җитештерү хуҗалыкларын сертификацияләү системасы уңышлы эш башлый.
Быел март аеннан Рөстәм Солтангәрәй улы Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми тикшеренү үзәге Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең директоры вазыйфасын башкара.
Җитәкче буларак, коллегалары белән бергә эшлекле хезмәт атмосферасы тудыра, эшеннән кинәнеч табып хезмәт сала. Яңалыклар кертүгә һәм аларны тормышка ашырырга омтылучыларны хуплый, эшчәнлегендәге төп юнәлешләрне аерып күрсәтә. Рөстәм Солтангәрәй улы нинди генә эштә дә аның асылына төшенергә кирәк, дип исәпли. “Эшләгән эшең өчен үзеңнең дә, балаларыңның да йөзенә кызыллык китермәслек итеп хезмәт салырга кирәк”, - ди ул. Чынлап та, юбилярның туганнары һәм якыннары аның белән горурлана ала. Тормышта барысы да аның кебек булдыра алмый. Аның җимешле хезмәте бик югары бәһаланган. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен ул Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыкларының Почет грамоталары, “БР оештырылуга 100 ел” медале, Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнгән, БР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган.
Рөстәм Солтангәрәй улы Кираев – 190нан артык гыйльми һәм уку-методик әсбаплар, 30 китап һәм белешмә авторы. Ул шулай ук язгы бодайның “Салават Юлаев” һәм “Ватан” йомшак сортларын уйлап чыгаручыларның берсе.
60 яшь ул ир-егет өчен – үткәннәргә әйләнеп карап, нәтиҗәләр ясау өчен бер сәбәп, әмма ирешелгәннәрдә тукталып калырга кирәк, дигән сүз түгел әле. Әйе, ул безне туендыручы Җир анага олы сөю һәм хәстәрлек белән карый. Гаиләсенә, әти-әнисенә булган сөюе дә чиксез, аларны тыңларга, дәртләндерергә, җылы сүзләре белән юатырга да вакыт таба. Тормыш хакыйкатен кеше тормышка шатланыр өчен генә түгел, ә сынау үтәр өчен дә килүе белән аңлата ул. Гомер юлында шатлыклы минутлар белән бергә, уңышсыз мәлләрне дә кичергән юбиляр. Әмма бу аның кешеләргә карашын үзгәртмәгән, мәрхәмәтлек кенә өстәгән. Менә шулай ата-бабалары традицияләренә тугры калып, туган җиренә һәм кешеләргә хөрмәт белән карап яши Рөстәм Солтангәрәй улы.
Читайте нас: