Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
10 август 2020, 19:00

“30 – 40 минут вакыт табарга кирәк”

Якташыбыз Ләйсән Үтәшева нинди матурлык серләре белән уртаклашкан?

Якташыбыз Ләйсән Үтәшева нинди матурлык серләре белән уртаклашкан?
Русия телеканалларында төрле тапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева гүзәл зат вәкилләренә тиз арада үзеңне тәртипкә китерү серләре турында сөйләгән.
“Яшәү ритмы ничек кенә шәп булмасын, һәрчак үзеңә 30 – 40 минут вакыт табарга кирәк. Башкача ярамый. Кайчак эшкә дә, телефонга да түгел, үзеңә вакыт сарыф итү яхшырак”, – дигән “Premier” телеканалына.
Телеканал хәбәрчесе якташыбызга: “Эш күп, вакыт җитмәгән чакта ничек тиз генә үзеңне тәртипкә китерергә?” – дигән сорау биргәч, Ләйсән Үтәшева түбәндәгеләрне сөйләгән. “Бу суыткычтан алынган берәр нәрсә булырга тиеш. Әгәр үзең белән аруны бетерү өчен тәгаенләнгән махсус роллер булмаса, берәр әйберне, мәсәлән, алманы, калакны суыткычка куярга да, шуның белән битне ышкырга кирәк, – дигән билгеле якташыбыз. – Боз да шешенүне һәм аруны бетерә. Бу җәһәттән ул мине һәрчак коткара”. Моннан тыш, Ләйсән Үтәшева үзеңне кул белән суккалап алуның да файдалы икәнлеге турында әйткән. “Болай эшләү – тиз генә дәртләнеп эшкә тотыну өчен бик яхшы мөмкинлек”, – дигән ул. Шулай итеп, үзенең берничә матурлык сере белән уртаклашкан якташыбыз.
Фото: gerdanka.ru
Читайте нас: