Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Якташлар
29 сентябрь 2020, 15:00

Илебез үз геройларын белергә тиеш

Русия Герое, якташыбыз, Әлшәй районының шәрәфле шәхесе Рафыйк Ихсанов Мәскәүдә яши һәм эшли.

Русия Герое, якташыбыз, Әлшәй районының шәрәфле шәхесе Рафыйк Ихсанов Мәскәүдә яши һәм эшли. Ул шулай ук актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара.
Рафыйк Рәшит улы - полковник, Геройлар клубы идарәсе рәисе ярдәмчесе, Геройларның җәмәгать оешмалары һәм көч структуралары белән бәйләнеше буенча секция җитәкчесе урынбасары, генерал Е. Н. Кочешков исемендәге Советлар Союзы һәм РФ геройларына ярдәм фонды вице-президенты. Шулай ук ул “Мин ПАТРИОТ” гражданлык-патриотик төбәк җәмәгать оешмасы идарәсе рәисе, Геройларның Русия ассоциациясе, “БЛАГОМИР” җәмәгать оешмасы әгъзасы булып та тора.
Илле биш яшьлек юбилее алдыннан мин якташыбыз белән телефон аша бәйләнешкә чыгып, аның җәмәгатьче буларак эшчәнлеге белән кызыксындым. Әйе, кабинетында аны туры китерү җиңел түгел, ул һәрвакыт юлда. Менә әле дә безнең сөйләшү барышында Кырымга барырга җыенуы турында белдем, анда “Җәйге төркем” яшьләр авиация фестивален үткәрүгә әзерлек эшләре бара. Монда яшьләрне летчик һөнәре белән таныштыралар, бәләкәй авиация һәм вертолетларда очышлар да күрсәтеләчәк. Әйткәндәй, Рафыйк Рәшит улы үзе дә буш вакытында штурвал артына утырып, күк йөзен иңләргә ярата.
Шулай ук клубта патриотик рухтагы нәфис фильм төшерү турында да хыялланалар, бу идеяны ил Президенты В. Путин да хуплаган. Фильм вертолетчыларның җиңел булмаган хезмәте турында булачак, әле сценарий өстендә эшлиләр.
Туган ягы белән бәйләнешне өзми Рафыйк Ихсанов. Быел үзе туып-үскән Түбән Әүрез авылында якташлары белән Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр истәлегенә һәйкәл куйганнар. Ел саен февраль аенда Русия Герое Ихсанов призларына авыл биләмәләре командалары арасында шайбалы хоккей буенча чемпионат үткәрелә. Туган авылындагы мәктәп тә аның исемен йөртә.
Монда аның туганнары яши, тормыш иптәше Флүзә дә шушы яклардан. Барлык шушы еллар эчендә ул ире белән бергә, хәрби гарнизоннарда да бергә була, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Улы Ренат әтисе юлыннан китеп, хәрби һөнәр сайлый. Кызы Лилия дә хәрби кешегә кияүгә чыккан. Картәти һәм картәнисен сөендереп, аларның кызлары Алина үсеп килә.
Хәрби дуслары белән ул Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр, хәрби хезмәт ветераннарына социаль һәм хокукый ярдәм күрсәтә, яшьләргә һәм армия яугирләренә әхлакый, хәрби-патриотик һәм интернациональ тәрбия бирү буенча актив эш алып бара. Былтыр республикада үткән катнаш алыш төрләре буенча чемпионатта һәм беренчелектә катнаша. Русия Геройлары делегациясе белән мәктәпләрдә, балалар йортларында һәм хәрби училищеларда булып, яшь буынга хәрбиләрнең тормышы, аларның каһарманлыклары турында сөйли.
Ә Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан яугирның укучыларга әйтер сүзе күп. Ул бәләкәйдн хәрби кеше булырга хыяллана. Саратовта югары хәрби училище тәмамлый, арытабан Ю. А. Гагарин исемендәге хәрби-һава академиясендә белем ала.
Төньяк Кавказ төбәгендә контртеррористик операция барышында законсыз хәрби формированиеләрне юк итүдә күрсәткән батырлыклары өчен вертолет эскадрильясе командиры, подполковник Р. Р. Ихсановка Русия Герое исеме бирелә.
Аның сөйләве буенча, ул төркем башлыгы буларак очкан, тактик десант төшерүгә җитәкчелек иткән. Кинәт төркемдәге бер вертолет дошман уты астында, һавада янып китә. Команда буенча летчиклар җиргә сикерә. Ара әллә ни ерак булмаса да, парашютлары ачыла. Әмма җиргә төшкәч, алар бандитлар яулап алган территориядә булуын аңлый. Аларны ашыгыч рәвештә эвакуацияләү кирәк була... Төркем бик җитез эш итә. Машиналар җиргә төшеп, иптәшләрен алып чыгуга өлгәшә. Хәрби заданиены уңышлы үтәгән өчен командование төркем командиры Р. Ихсановны югары наградага тәкъдим итә. Полк командиры сафка тезелеп торган яугирләр алдында аңа Русия Федерациясе Герое исеме бирелүе турында хәбәр иткәч, якташыбыз бу награданы МИ-8, МИ-24 вертолетлары эскадрильясы өчен гомум награда итеп санавын әйтә. Р. Ихсанов шулай ук III дәрәҗә “СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәте өчен” ордены һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
- Илнең үз геройлары булырга һәм халык алар турында белергә тиеш, - дип билгеләде үз чыгышында Русия Президенты Владимир Путин. – Аларның үрнәгендә бүгенге буын тәрбияләнергә һәм балаларын да шушы юнәлештә тәрбияләргә бурычлы. Бу бик мөһим!
Әйе, илебездә Геройлар бар. Алар арасында якташыбыз Рафыйк Ихсановның да булуы әлшәйлеләр өчен зур горурлык.
Айгөл ГАЛИМУЛЛИНА.
Читайте нас: