Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Якташлар
11 декабрь 2020, 12:27

Трунтаиш авылына - 260 ел!

Русиядә 4300 татар авылы исәпләнә, безнең Трунтаиш та шулар арасына керә.

Русиядә 4300 татар авылы исәпләнә, безнең Трунтаиш та шулар арасына керә. Кызганычка каршы, кайбер авыллар инде күптән юкка чыккан.
Авылыбыз тарихы 1760 елдан башлана. Трунтаиш таулар арасында, хозур табигать кочагында урнашкан, ул зур, матур, заман җилләренә бирешми, чөнки тамырлары тирән агачны җил ега алмый.
Гөлчәр тавы битендә сабан туйлары үткәрелә, шушы тауның башыннан чишмә челтерәп ага. Авыл халкы монда матур агачлар утырткан, таштан басмалар да салган. Монда яшәүчеләр дә, кунаклар да балалары белән Гөлчәр тавына килә, чишмә суын күчтәнәчкә Уфага, бүтән якларга алып кайтып китә.
Җәен-кышын авылда бәйрәмнәр, каз өмәләре, Коръән мәҗлесләре үткәрелә.
Милли йолалар да саклана монда. Пәнҗешәмбе авылда базар көне. Кешеләр базарга чыга, бер-берсен күреп, рәхәтләнеп сөйләшә, яңалыклар белән уртаклаша. Сумкасын тутырып кирәк әйберен сатып ала һәм канәгатьләнеп, төзек урамнар буйлап өенә кайта.
Җәйләрен Трунтаиш яланнарында кызарып җиләк пешә, кешеләр күмәкләшеп җиләккә бара, чиләген тутырып жыя, хозур табигатькә сокланып кайта.
Трунтаиш халкы кирәк булса тау да күчерер, үз җирен җил-давылдан саклар, һәр гаилә үзенең җылы учагын хәстәрләр. Чөнки халык бик тату монда, аларның татулыгына таулар көнләшерлек хәтта.
Трунтаиш тарихы гасырлар төпкеленә барып тоташа, бу җир күпне күргән, шуңа да юмарт, күрәсең. Туган җир бөгелер чакларда да халкына таудай көч бирә бит ул.
Авылны бөтен илебез күргән кайгы-хәсрәтләр дә, шатлыклар да урап узмаган. Халык җил-давыллардан да исән-имин чыкты.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-атлар утлы яуга китте. Хатыннары итәк тулы бала белән торып калды, ул заманда бөтен эш хатын-кыз иңенә төште, балтасы да, чалгысы да нәфис затлар кулында булды. Көн саен кемгә дә булса кара кәгазь килде, әмма сабыр йөрәкле хатыннар балаларын кочаклап алъяпкыч итәгенә күз яшьләрен сөртте һәм бирешми киләчәккә карап яшәде.
9 Май – Җинү көне нинди үкенечле, йөрәкләрне әрнетә торган бәйрәм! Бик кыйммәткә төште безнең илебезгә Җиңү! Яз саен кайткан торналар сугыш яланнарында ятып калган мәрхүмнәрне искә төшерә. Авылдашлар күңелендэ алар һаман яшь, туган якларына әйләнеп кайта алмаган яугирләр булып саклана !
Трунтаишны бик күп җирләрдә беләләр, ул төзек, урамнары матур, һәрьяклап үсешә. Эшчән, тырыш халкы татулыкка үрнәк тирә-якка.
Күрше авыллар белән чагыштырганда, бездә иң беренче булып халык көче белән су үткәрелде, газ керде, фельдшер-акушерлык пункты, дәваханә эшләде.
Трунтаиш авылыннан бик күп дәрәҗәле кешеләр чыккан. Алар арасында депутатлар, хәтта министр да, табиблар, хәрбиләр, җырчылар һәм башка һөнәр вәкилләре бар.
Зур борынгы авылда башта Көрәш һәм Тельман колхозлары оештырыла. Һәр дәвердә дә колхозчылар намус белән тырышып хезмәт салды, мал-туар үрчетте, ашлык үстерде.
Авыл халкы бергәләшеп зиратны тәртипкә китерде, коймасын янартты. Шундый хәстәрлек, игътибарлы мөнәсәбәт булганда мәрхүмнәрнең дә рухы куанадыр.
Менә шундый кешелекле, кечелекле халык яши Трунтаиш авылында. Илебезнең төрле почмакларында яшәгән авылдашлар да 260 еллык тарихы булган Трунтаишны онытмый, еш кайтып тора.
Отставкадагы полковник Рим Сәйфи улы Хөссәмов.
Читайте нас: