Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Якташлар
5 гыйнвар 2021, 12:09

“ИКЕ ЯШЬТӘН СӘХНӘДӘ ҖЫРЛЫЙМ”

Якташыбыз, җырчы Гүзәл ӘХМӘТОВА гел игътибар үзәгендә.

Җырчы Гүзәл ӘХМӘТОВА гел игътибар үзәгендә. Иҗатын да, шәхси тормышын да күз уңыннан ычкындырмыйлар. Кайбер имеш-мимешләргә Гүзәл үзе дә шакката.
— Туган булмаган җырчыларны энекәшем итәләр, үземне Америкада яшәтәләр, әллә кемнәр белән кавыштыралар... Каян уйлап бетерәләр диген. Үз юлым белән алга баруымны беләм, — ди Гүзәл, елмаеп.

“МАЛАЙ ТУАР ДИП КӨТКӘННӘР”
Гүзәл Башкортстанның Әлшәй районы Кыпчак-Аскар авылында туып-үсә. Гаиләдә ул төпчек бала: ике апасы бар. Өченчегә малай көткәннәр. Шуңадырмы, үткен, чая, көчле булып үсә. Бүген туган авылда төп нигездә бертуган апасы Гөлназ яши. Әниләре Әлфия апа Уфадан 40-50 чакрымдагы Чишмә районында үз йорты белән тора.
— Кызым белән Уфада фатирда яшибез. Әни белән арабыз якын. Гастрольләрдән тыш күп вакыт Чишмәдә үтә. Без гел бергә. Әнигә 72 яшь. Башкорт теле һәм әдәбиятын укытты. Күптән пенсиядә, — ди Гүзәл. — Әти дә исән-имин. Бездән аерым яши. Әни белән мин кечкенә чакта ук аерылыштылар.

— Үз төркемеңә 5 яшь булган икән.
— Кем белән генә эшләсәм дә, гел үз төркемемне оештырасым килде. “Ихлас моң”нан шул сәбәпле киттем. 2015 елда “Гүзәлия” җыр театрын оештырдым.

“ТҮЗСӘҢ, ИР БЕЛӘН ЯШӘП БУЛАДЫР”
Гүзәлнең беренче ире Руслан — табиб. Уңышлы тәкъдим булып, ул Мәскәүгә китә. Алар 2016 елда аерылыша. Хәзер Русланның үз гаиләсе бар. Гүзәл дә аерылышудан соң озак та үтми яңадан тормыш кора.
— 2017 ел башында кабат кияүгә чыктым, кызыбыз Амалия туды. Рәфиснең эше иҗат белән бәйле түгел, — ди Гүзәл.
— Сез хәзер бергә түгел, әйеме?
— Юк. Ул эшемне аңлап бетерә алмый. Түзсәң, әзрәк үткәреп җибәрә алсаң, ир белән яшәп буладыр. Әмма мин бит кызу кеше. Рәфис белән мөнәсәбәтебез яхшы, дошманлашмадык.
Төгәллекне, дөреслекне яратам. Артларыннан сөйләгәнче, үзләренә бәреп әйтәм. Кемнәрнедер үпкәләтәмдер дә, әмма холкым шундый. Башкаларның да үземә туры әйтүләре ошый. Тиешле урынга вакытында киләм. Башкаларның да соңга калганын үз итмим. Тик утыра алмыйм.

— Акча тота белмим, ди торган идең элек.
— Үзем эшлим, тырышлыгым белән тапканымны тотам. Бер генә яшибез. Теләгән киемне алам, ашыйсы килгән ризыкны ашыйм. Машинага да күп китә.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Читайте нас: