Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
3 сентябрь 2018, 02:00

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкарлар, ниһаять, җиңел сулап куя ала.

Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарлар, ниһаять, җиңел сулап куя ала. Бу атнада күңелне тырнап торган проблемалар хәл ителәчәк. Кучкарның дәрт-дәрманы таулар күчерергә җитәрлек. Кайсы эшкә алынсалар да, җиңел генә башкарып чыгачаклар.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Үгезбозаулардан сабырлык таләп ителә. Катлаулы мәсьәләләрне хәл иткәндә, нәкъ менә шуны истән чыгармагыз. Атна Үгезбозаулар өчен уңышлы, бигрәк тә финанс өлкәсендә. Ялларда көтелмәгән очрашу булырга мөмкин.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Йолдызлар Игезәкләргә бик күңелле атна вәгъдә итә. Эш буенча кирәкле кеше белән танышуыгыз ихтимал. Карьера үсеше көтелә, куркып калмасагыз, барысы да сез көткәнчә булыр.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Кыслаларның башы вак-төяк мәшәкать белән әйләнгән. Бер көндә генә бөтен проблеманы да хәл итеп бетерергә тырышмагыз, барысы да үз җае белән хәл ителер. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Атна ахырында уйламаган җирдән акча керүе ихтимал.

Арыслан (23 июль-23 август)
Кирәкмәгәнне уйлап, үзегезне бетермәгез, иң яхшысы: бар нәрсәгә юмор хисе аша карау. Сез проблема дип йөргән нәрсәләр бары тик эчтәге курку хисе генә. Сәламәт эгоизмның әле беркемгә дә зыяны тигәне юк, үзегез турында күбрәк уйлагыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кызлар, тирә-яктагыларга яраклашудан туктагыз. Шулай иткән очракта, бүтәннәрнең сезгә яраклаша башлавын сизми дә калырсыз. Киләчәккә планнарыгыз турында алдан ук сөйләп куймагыз, көнчеләрдән сакланыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үзегезгә кызык булган эшләр белән генә шөгыльләнеп карагыз әле. Шунда ук кәефегез күтәрелеп киткәнне тоярсыз, эшләрегез җырлап барыр. Тигез урында проблема эзләүдән туктагыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Чаяннарның бу атнада энергияләре ташып тора. Бераз әрсезлек, бераз тырышлык һәм үҗәтлелекне эшкә җиксәгез, морадыгызга ирешкәнегезне сизми дә калырсыз. Чаяннар өчен бу хыяллар чынга ашу атнасы.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Берьюлы берничә эшкә алынырга курыкмагыз: җайлы гына ерып чыгарсыз. Эштә артыгын сөйләшмәскә тырышыгыз, әйткән сүз – аткан ук, ахырдан җыеп ала алмассыз, коллегаларыгыз белән тәмсезләшү сезнең файдага түгел.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Бу атнада Кәҗәмөгезләр балталары суга төшкән сыман «кылана». Нинди эшкә алынсалар да, килеп чыкмас төсле шикләнеп тотыналар. Мондый халәт озакка бармас, бу Кәҗәмөгезләрнең бераз ял итеп, көч туплавы гына.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Йолдызлар Сукоярларга бераз ял итәргә куша. Куңелгә хуш килгән шөгыль белән шөгыльләнү, якын дуслар, туганнар белән аралашу – иң яхшысы. Яллар ялгыз Сукоярларга романтик очрашу вәгъдә итә.

Балык (19 февраль - 20 март )
Кеше сүзенә түгел, үз тәҗрибәгезгә һәм интуициягезгә таянырга тырышыгыз. Киңәш көтмәгез – файдасы булмас. Атна уртасында күңелле сюрпризлар көтә. Яңа эш башлап җибәрү өчен кулай чор.

Читайте нас: