Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
13 сентябрь 2018, 02:00

Алсу Нур-Җиһаннан йолдызнамә

17-23 сентябрьгә астролог фаразы.

КУЧКАР. Сюрпризлар, көтелмәгән вакыйгалар һәм яңа максатлар атнасы. Барлык өлкәдә дә үзеңне сынап карый аласың.

Һичшиксез, бәхет елмаячак. Карьера өлкәсендә зур уңышларга ирешәчәксең, матди хәлең дә яхшырачак. Шәхси һәм гаилә тормышыңа ачыклык кертергә чират җитәчәк.

ҮГЕЗБОЗАУ. Йолдызлар сиңа тормыштан канәгать булып, аның матур якларын гына күреп яшәргә киңәш итә. Шул вакытта гына барлык нәрсә дә син дигәнчә булачак. Тәүдә бераз кыенлыклар туса да, алга таба финанс мәсьәләсе уңай хәл ителәчәк.

ИГЕЗӘКЛӘР. Сине бик күп сәяхәтләр көтә, бәлки, яшәү урыныңны да алмаштырырга туры килер. Көз башында эшеңдә үзгәрешләр булуы ихтимал. Иң мөһиме - бернәрсәдән дә курыкма һәм үткәннәр белән яшәмә.

КЫСЛА. Уйланылган барлык планнарың тормышка ашачак. Бу атнада сине мәхәббәт, яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. Иң мөһиме - бәхетеңне күңел боеклыгына бирелеп куркытма. Үзеңнең һөнәри осталыкларыңны тирә-яктагыларга күрсәтә алу мөмкинлеге туар.

АРЫСЛАН. Синең өчен бай эчтәлекле атна булачак. Шәхси тормышыңда, хезмәт баскычында күтәрелүдә зур уңышлар көтә. Үз-үзеңә бикләнеп ята күрмә! Яңа һөнәрләр үзләштерә башласаң да була. Инглиз телен өйрән, я булмаса машина йөртү таныклыгын алыр өчен укуларга языл.

КЫЗ. Бу атнада һәр эшеңне уйлап эшләргә тырыш. Хәвефле яисә уйланылмаган эшләр, гамьсезлек, теләкләрнең чамадан тыш артык булуы күңелсезлекләргә китерергә мөмкин. Барлык планнарыңның да тормышка ашуын теләсәң, тирә-яктагылар өчен үрнәк бул.

БИЗМӘН. Иҗат белән шөгыльләнү өчен уңай вакыт. Башкаларның сүзләренә колак салып, үзеңә максат итеп куйганнарны эшләсәң, һичшиксез, уңышка ирешәчәксең. Ял көннәрендә тыныч тормышың ыгы-зыгылы мәшәкатьләргә күмелергә мөмкин. Аның белән бергә яңа танышларың барлыкка килер.

ЧАЯН. Проблемаларыңны хәл итүнең башка төрле юлларын табарга кирәк булыр. Җомга никахка керү, ниндидер килешүләр төзү өчен уңайлы. Якшәмбе көнкүреш техникасы сатып алу өчен яхшы. Югалтулар өчен үкенмә, табышларың өчен шатлан.

УКЧЫ. Партнерларыңа, башка кешеләргә йогынтың дәрәҗәсе нинди булуны белү мөмкинлеге бирелә. Планлаштыру, контрольлек итү һәм бәхәс алып бару сәләтеңне сынап кара. Башкаларның идеяләрен файдаланырга кыенсынма, моның өчен син аларга ышанырга тиеш.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Итагатьлерәк булырга тырыш, синең ниндидер мәсьәлә күтәреп чыгуыңны башкалар үзенә кисәтү ясау дип аңларга мөмкин. Кешеләрнең фикерен үзгәртү өчен юкка көчеңне түкмә. Аларның уй-ниятләре игътибарга лаек.

СУКОЯР. Шәхси мөнәсәбәтләреңнең кискенләшүендә өлкәннәрнең катнашы булырга мөмкин. Эшең күп. Өлгерә алмасаң, коллегаларыңнан ярдәм сора. Дусларың янәшәсендә тыныч ял күңел күтәренкелеге бирер.

БАЛЫК. Атна бергәләп ял итү, сәфәр чыгу өчен кулай. Тәҗрибәң һәм абруең яңа проектларны тормышка ашырганда ярдәм итәр. Торак һәм көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәсе булачак. Атнаның соңгы көннәре мәхәббәт өчен уңышлы.


“Кызыл таң” гәзитеннән.


Фото: vk.com сайтыннан.
Читайте нас: