Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
15 июль 2019, 02:00

Июль аена йолдызнамә

Июль ае күңелле хәбәрләр белән сөендерәчәк.

Июль ае күңелле хәбәрләр белән сөендерәчәк. Кайберәүләр дүрт атна дәвамында рәхәтләнеп ял итәргә форсат табар, кемнәрдер шәхси өлкәдәге борчу-мәшәкатьләрен хәл итү белән мәшгуль булачак. Финанс мәсьәләсендә кыенлыклар булырга ошамаган кебек.


Кучкар

Авыр эш һәм иҗат белән шөгыльләнүчеләр уңышка, матди уңышка ирешәчәк. Дәрәҗәгезгә тап төшерергә, эшегезгә зыян салырга теләүче көндәшләрдән сакланыгыз.

Июль ае гаиләле Кучкарлар өчен күңелле узачак, ир белән хатынның хәтта уртак шөгыльләре барлыкка килергә мөмкин.

Уңышлы көннәр: 3, 9, 23, 31;

Уңышсызлары: 11, 17, 29.


Үгезбозау

Ышанычсыз хезмәттәшләрегезгә ярдәм итүдән баш тартырга өйрәнегез, алар сезнең эшләргә аяк кына чалырга мөмкиннәр.

Акча мәсьәләсендә бар да яхшы булачак, әмма зур проектларга алынырга киңәш ителми. Мәхәббәт өлкәсендә Үгезбозаулар берникадәр кыенлыклар белән очрашырга мөмкин.

Уңышлы көннәр: 6, 17, 21, 23;

Уңышсызлары: 15, 19, 26.


Игезәкләр

Икеләнмичә яңа проектларга алынырга мөмкинсез. Йолдызлар июль аенда кыска вакытлы мәхәббәт маҗаралары белән мавыкмаска киңәш итә, бу бер дә яхшыга илтмәс.

Сәламәтлек турында кайгыртырга онытмагыз, ял итәргә вакыт табыгыз.

Уңышлы көннәр: 10, 14, 28, 30;

Уңышсызлары: 11, 22, 29.


Кысла

Бу чорда сез эш белән түгел, ә шәхси тормышыгыз белән мәшгуль булачаксыз. Ярык тагарак алдында каласыгыз килмәсә, артык зур әйберләр сатып алмагыз.

Июль аенда элекке мәхәббәтегез белән мөнәсәбәтләрегез яңарырга мөмкин, ләкин бу артык борчулар гына китерер кебек...

Тын юлларыгызны, бигрәк тә тамагыгызны саклагыз, салкын эчемлекләр эчмәгез.

Уңышлы көннәр: 7, 13, 29, 27;

Уңышсызлары: 10, 16, 21.


Арыслан

Июль аенда Арысланнарны зур эшләр көтә. Эш-хезмәт сөюегез бик яхшы нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк. Кайчандыр башлаган эшләрегезне төгәлләргә дә уңайлы вакыт.

Мәхәббәт өлкәсендә сөйгәнегез белән аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Балаларыгызга игътибарлырак булыгыз.

Уңышлы көннәр: 8, 13, 20, 29;

Уңышсызлары: 9, 17, 22.


Кыз

Киләчәккә планнар кора башлагыз. Чит илгә барып кайтырга финанс мөмкинлекләрегез бар. Яңа зур эшләр өчен көч һәм энергия туплагыз. Ялгыз Кызларның бу чорда тормышта ышанычлы, тугры дус булырдай парын табуы көтелә. Ай уртасында романтик очрашу көтә.

Уңышлы көннәр: 5, 12, 20, 31;

Уңышсызлары: 3, 9, 15.


Үлчәү

Бу айда Үлчәүләрнең машина яки фатир кебек зур милек сатып алу мөмкинлеге бар. Яңа проектларга тотынырга ашыкмагыз.

Шәхси тормыш икенче планга күчәчәк, милек сатып алу, көнкүреш мәшәкатьләре игътибар үзәгендә булачак.

Уңышлы көннәр: 5, 7, 19, 25;

Уңышсызлары: 9, 15, 23.


Чаян

Июль ае Чаяннарга романтик мизгелләр вәгъдә итә. Кайсыберәүләр сөйгән ярларына мәхәббәтләрен романтик хисләр белән аңлатачак.

Балаларыгызга һәм туганнарыгызга карата игътибарлы булыгыз.

Уңышлы көннәр: 8, 16, 22, 29;

Уңышсызлары: 7, 20, 24.


Укчы

Сез үзегез дә уңышка ирешә аласыз, шуңа күрә уртак бизнеска өлеш кертергә ашыкмагыз.

Мәхәббәт өлкәсендә чын мәгънәсендә бәхет көтә сезне! Укчылар хыялдагы кешесен очратыр! Бөтен вакытыгызны эшкә генә багышламагыз, сәламәтрәк булырсыз.

Уңышлы көннәр: 9, 16, 22, 29;

Уңышсызлары: 10, 14, 21.


Кәҗәмөгез

Матди яктан авырлыклар көтелми, шуңа күрә акчагызны курыкмыйча кирәк-яракларга тота аласыз. Йолдызлар матур, әмма кыска вакытлы мөнәсәбәтләр вәгъдә итә. Гаиләле Кәҗәмөгезләргә очраклы мөнәсәбәтләрдән ерак торырга киңәш ителә.

Уңышлы көннәр: 7, 14, 23, 28;

Уңышсызлары: 11, 17, 26.


Сукояр

Бу айда Сукоярлар мәхәббәттә "йөзәчәк". Бу, әлбәттә, кемнеңдер эчен пошырырга мөмкин, шуңа күрә бәхетегезне барсына да күрсәтү кирәкме икән?

Финанс мәсьәләләре дә уңышлы булыр. Еракка ялга бару, зур әйберләр сатып алу отышлы булачак.

Уңышлы көннәр: 5, 7, 17, 25;

Уңышсызлары: 11, 22, 28.


Балык

Июль ае финанс өлкәсендә уңышлар китерәчәк. Тәвәккәл булуыгыз яхшы керемнәр белән сөендерер.

Гаилә кору өчен уңышлы ай. Гаиләгез белән диңгезгә барып ял итеп кайтыгыз, ел буена җитәрлек ныклы иммунитет булдырыгыз!

Уңышлы көннәр: 14, 22, 27, 31;

Уңышсызлары: 5, 7, 13.

Фото: Яндекс
Читайте нас: