Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
28 октябрь 2019, 02:00

Йолдызнамә (28 октябрь- 3 ноябрь)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Кучкарларның бу атнада кәефләре күтәренке, үзләрендә таулар күчерерлек көч тоялар. Күңелләрен тырнап торган проблемалары да, ниһаять, хәл ителергә охшаган. Нәрсә генә эшләсәләр дә, җиңел генә башкарып чыгарга йолдызлар аларга үзләре көч биреп тора.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Бу атнада Үгезбозауларның девизы: «Сабырлык! Һәм тагын бер кат сабырлык». Четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, шуны исегездә тотыгыз. Дус бар, дошман бар дигәндәй, бөтен кешегә дә ышанып бетмәгез. Җомга – Үгезбозаулар өчен атнаның иң уңышлы көне, бигрәк тә финанс өлкәсендә.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Йолдызлар Игезәкләргә күңелле атна вәгъдә итә. Бишбылтыр күрешмәгән танышыгызны очратырсыз. Эшлекле тәкъдимне дә бәлки нәкъ менә шул танышыгыз ясар. Яхшы булып күренәм дип кыланмагыз, үзегезне табигый тотыгыз. Сезгә буласы нәрсә бүтәнгә түгел, сезгә булыр.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Кабаланмагыз! Нинди эшкә тотынсагыз да, башта бик яхшылап уйлагыз. Проблеманы хәл итәм дип, яңасын ясап куймагыз. Атна азагында уйламаган җирдән акча керүе ихтимал. Шәхси тормышыгызда «торгынлык» булуына үзегез гаепле – яткан таш астыннан су акмый, кеше арасына чыгыгыз, аралашыгыз.
Арыслан (23 июль-23 август)
Күңелегезне борчыган проблемаларга, эчтән генә, «Сау бул!» дип әйтеп карагыз әле, алардан җиңел генә арынуыгызны сизми дә калырсыз. Сез кирәгеннән артык күпертеп «проблема» дип йөргән нәрсәнең эчтәге курку хисе генә икәнен шул чакта үзегез дә аңларсыз. Бөтен нәрсәне юмор хисе аркылы уздырырга тырышыгыз, дип киңәш итә йолдызлар.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Кызлар, шуны исегездә тотыгыз: планнарыгызны күпме азрак кеше белсә, шуның кадәр яхшырак. Бәхет тынлыкны ярата. «Мин бәхетле» дип урамга чыгып кычкырасыгыз килсә дә, тыелып калуыгыз хәерлерәк булыр: көнче дусларыгыз да, үзегез дә тынычрак йокларсыз.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Үзегезгә кызык булган эшләр белән генә шөгыльләнергә тырышып карагыз әле. Күңелегез күтәрелеп киткәнен, канәгатьлек хисе биләп алганын сизми дә калырсыз. Кесәгезгә акча да керергә тора. Бәхәскә керергә яратучы кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Уңыш, бәхет кебек күркәм төшенчәләр энергиясе ташып торган кешеләрне ярата. Чаяннарга әрсезрәк булырга, эшне курыкмыйча «мөгезеннән» тотып алып эшләргә киңәш итә йолдызлар. Чаяннар өчен бу – уңышка ирешү, хыяллар чынга ашу атнасы.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Укчыларның энергияләре колакларыннан «ташый». Берьюлы берничә эшне башкарсалар да, җайлы гына ерып чыгарлар. Шулай да авантюралардан читтәрәк торырга тырышыгыз әле. Уңышлардан башыгыз әйләнеп, хата ясап куймагыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Кәҗәмөгезләрнең «ник дөньясын су басмый» принцибыннан чыгып, үз дөньяларына кереп «чумган» мәле. Алар киңәшкә дә, үгетләүләргә дә колак салырга теләми. Мондый халәт атна ахырына кадәр сузылыр. Куркырлык берни юк: бу – җаваплы эш башлап җибәрер алдыннан туктап бераз ял итеп алу, көч туплау гына.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Җомга көнне йолдызлар ялгыз Сукоярларга романтик очрашу вәгъдә итә. Башлары белән эшкә кереп чумган Сукоярларга бераз ял кирәк. Хәлдән тайганчы арып эшләп, сәламәтлегегезгә зыян салуыгыз бар. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, шуны истән чыгармагыз.
Балык (19 февраль-20 март)
Балыклар, ял һәм йокы турында онытып, мөһим эш белән мәшгуль. Нәтиҗәсе дә озак көттермәс, сез дөрес юнәлештә. Шимбә көн Балыкларга романтик сюрпризлар бүләк итә. Ялларда саф һавада йөрергә, дусларыгыз, туганнарыгыз белән очрашырга тырышыгыз.


Читайте нас: