Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
3 февраль 2020, 16:55

Йолдызнамә (3 – 9 февраль)

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)Атна башы файдалы аралашу өчен уңайлы. Берәүләр яңа фикердәшләр дә табар. Төп эшегездә уңай үзгәреш булуы ихтимал. Тик аны тормышка ашыру өчен тырышырга туры килер.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)
Атна башы файдалы аралашу өчен уңайлы. Берәүләр яңа фикердәшләр дә табар. Төп эшегездә уңай үзгәреш булуы ихтимал. Тик аны тормышка ашыру өчен тырышырга туры килер.
СУКОЯР (19.01-18.02)
Атна бик яхшы башланыр. Ниндидер борчып торган мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге булыр. берәүләр киләчәккә корган максатларын ачыклар. Чәршәмбедән соң аралашу кыенлашыр. Пәнҗешәмбе кемдер дәгъва белдерер.

БАЛЫК (19.02-20.03) Үз мөмкинлекләрегезне дөрес бәяләмәвегез хаталарга китерер. Күпләр сүзендә тормас. Сишәмбедә хаталанудан сакланыгыз. Шулай да соңгы хәлләрдән дөрес нәтиҗә ясый алырсыз. Кемдер күптән өзелгән араларны ялгар.

КУЧКАР (21.03-20.04) Бу арада күптән эчегезне пошырган ниндидер мәсьәләне уңай хәл итәрсез. Тик иңегезгә җаваплылык алудан курыкмагыз. Кайберәүләрнең элек сизелмәгән яңа сәләтләре дә ачылыр. Авыр чакта, бигрәк тә җомга көнне, эске тавышыгыз мотлак ярдәм итәр.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05) Бик яхшы атна. Элек башлаган кайбер эшегезне тәмамларсыз. Хәтта уйламаган юнәлештә уңышка ире­шерсез. Мондый хәл бер дә очраклы түгел, соңгы вакыттагы тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Кеше арасында бераз мактанып алсагыз да ярый.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06) Сезнең тирәдәге вакыйгалар җаваплылык таләп итәр. Башыгызга яңа өметле фикерләр дә килер. Тик аларны тормышка ашырганда үз көчегезгә генә таяныгыз. Чәршәмбедә ялгыш якын кешегезне рәнҗетүдән сакланыгыз. Шимбәдәге хәл күңелегезне күтәрер.

КЫСЛА (22.06-22.07) Аралашуда уңарсыз. Кайбер мөнәсәбәт ачыкланыр. Элек якын булмаган кешеләр белән дә уртак тел табар­сыз. Пәнҗешәмбе көнне яхшы хәбәр ишетерсез. Ул ниндидер туганыгыз белән бәйле. Шимбә көнне уйламаган очрашу, көтелмәгән кунаклар булуы ихтимал.

АРЫСЛАН (23.07-22.08) Атна көтелмәгәнчә җиңел үтәр. Күпчелек эшегезне артык көч түкми генә ыңгайлатып җибәрерсез. Берәүләр күп­тәнге максатларын тормышка ашырыр. Җомга көнне ниндидер өметле тәкъдим ишетерсез. Аңа шунда ук ризалык бирсәгез, ялгышмассыз.

КЫЗ (23.08-22.09) Соңгы вакыйгалар үз көчегездә булган ышанычны мотлак арттырыр. Кемдер хәтта элек тотынырга базнат итмәгән эшне дә башлап җибәрер. Атна барышында кулыгызга акча керер. Күптән уйлап йөргән әйберне сатып алырга форсат чыгар.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) Берәүләрдә тормышына үзгәрешләр кертү теләге туар. Моның өчен уңайлы вакыт җитмәгән әле. Бу арада әллә ни сизелерлек вакыйгалар булмаска ошый. Йолдызлар әлегә күбрәк ял итәргә, киләчәк өчен рухи һәм физик көч җыярга киңәш итә.

ЧАЯН (24.10-22.11) Гомум хәл башыгыз белән эшкә чумарга мәҗбүр итәр. Бу арада мөмкинлекләрегезне арттыра алмассыз. Шуңа иң мөһим мәсьәләләргә генә игътибар бирсәгез, отылмассыз. Чәршәмбедә ниндидер уйламаган хәл килеп чыгуы бар. Бераз акча эзләргә дә туры килер.

УКЧЫ (23.11-21.21) Атнаны актив һәм файдалы үткәрерсез. Күпләрнең иҗади сәләләре ачылыр. Яңа зур эшләргә тотынырга да мөмкин. Бу хәлегездән килергә тиеш. Акчагыз күбәеп, матди хәлегезне бераз ныгытырсыз.
Читайте нас: