Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
5 февраль 2020, 17:15

Күсе безгә нәрсәләр вәгъдә итә?

Яңа елның беренче ае үтеп тә китте, ә аның хуҗабикәсе Ак тимер күсе күптән түгел генә – 25 гыйнвар төнендә үз хокукларына керде.

Яңа елның беренче ае үтеп тә китте, ә аның хуҗабикәсе Ак тимер күсе күптән түгел генә – 25 гыйнвар төнендә үз хокукларына керде. Күсе 2021 елның 11 февраленә кадәр идарә итәчәк. Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча ул безгә нәрсәләр вәгъдә итә?
Күсе (1924, 1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008, 2020). Бу билге вәкилләренә уңыш елмаячак: ел хуҗабикәсе “үзенекеләрне” үпкәләтмәячәк, авыр тормыш хәлләрендә ярдәм итәчәк. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, уйлап эш итегез.
Үгез (1925, 1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009). Сез бөтен көчегезне карьера үсешендә яңа үрләр яулауга юнәлтәчәксез. Әмма авырлыклар да очраячак, ләкин сезнең ныкышмалы булуыгыз аларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Күсе тырышларны ярата һәм җәй уртасында ук сез үз максатыгызга ирешәчәксез.
Юлбарыс (1926, 1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010). Үз көчегезне тиешле өлкәгә юнәлтегез һәм шул вакытта уңыш сезнең белән бергә барачак. Романтик мөнәсәбәтләрдә салкынлык һәм битарафлык булуы мөмкин, әмма кызып китүгә юл куймагыз – икегезгә дә вакыт бирегез һәм хәл җайга салыначак.
Куян (1927, 1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011). Һөнәри өлкә сездән зур кыюлык һәм иҗади фантазия таләп итәчәк. Үз тәҗрибәгезне һәм белемегезне файдаланыгыз – сезне финанс сюрприз көтәчәк. Шәхси тормышыгызда барысы да тотрыклы һәм тыныч булачак.
Аждаһа (1928, 1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012). Сезнең түземлегегез һәм булдыклылыгыгыз бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Файдасыз акча түгүдән сакланыгыз - Күсе акчаны әрәм-шәрәм иткәнне яртамый. Шәхси мөнәсәбәтләрдә икенче яртыгыз фикеренә ешрак колак салыгыз һәм компромисс эзләгез.
Елан (1929, 1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013). Быел сезгә яңа мөнәсәбәтләр башлау һәм никахка керү мәмкинлеге бар. Һөнәрегезне алмаштыруыгыз, яңа вазыйфага тәгаенләнүегез яки күчеп китүегез ихтимал.
Ат (1930, 1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014). Эшегездә һәм шәхси тормышыгызда тотрыклылык, үз-үзегез белән канәгать булу – боларның барысы да яңа үрләр яулау өчен сезгә көч өстәячәк.
Кәҗә (1931, 1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015). Ел сезгә элек берничек тә тормышка ашыра алмган планннарыгызны гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирәчәк. Ләкин игътибарлы булыгыз һәм кирәкмәгәнгә акча туздырмагыз.
Маймыл (1932, 1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016). Ел эшләү һәм күптәнге проблемаларыгызны хәл итү җәһәтеннән җимешле булачак. Бөтенпланнарыгызны тормышка ашыру хәлегезне алмасын өчен сәламәтлегегезне ныгытырга онытмагыз.
Әтәч (1933, 1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017). Ел тыныч һәм низагсыз булачак. Йолдызлар гаиләгезгә, көнкүрешегезгә, үз йортыгызны булдыруга мөмкин кадәр күбрәк игътибар бүлегез, дип киңәш итә.
Эт (1934, 1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018). Сез элекке дусларыгыз белән кызыклы очрашуларга, файдалы танышуларга һәм гадәти булмаган маҗараларга иҫәп тота аласыз. Гаиләле Этләр үзара мөнәсәбәтләрне җайга салыр. Финанс җәһәтеннән ел сезгә алтын таулар вәгъдә итми, ләкин ул ярыйсы гына тотрыклы булыр.
Дуңгыз (1935, 1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019). Сез үз максатларыгызга ирешерсез, ләкин моның өчен күп эшләргә кирәк.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз, зур стрессларга юл куймагыз.
Читайте нас: