Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Йолдызнамә
12 февраль 2021, 13:20

Үгез кемнәргә нәрсә вәгъдә итә

Яңа 2021 елны без ай ярым элек каршы алдык, ә менә көнчыгыш календаре буенча ул бүген, 12 февральдә, генә җитә.

Яңа 2021 елны без ай ярым элек каршы алдык, ә менә көнчыгыш календаре буенча ул 12 февральдә генә җитә. Нәкъ менә бүген кышкы Кояш торышыннан соң яңа ай циклы башлана һәм Ак металлик үгез үз хокукларына керә.
Ниһаять, дөньяга күп кенә тетрәнүләр һәм үзгәрешләр китергән Күсе (бер коронавирус кына ни тора!) үз позицияләрен бирә. Астрологлар Үгезнең бурычы - барысын да тотрыклыландыру, тигезләү, тәртипкә китерү, дип ышана. Ә ул 2022 елның 30 гыйнварына кадәр, аны Тигр алмаштырганчы, идарә итәчәк. Ел хуҗасы нәрсәләр вәгъдә итә соң?
Күсе (1924, 1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008)

Алар өчен ел, нигездә, начар булмас. Ләкин максатсыз һәм эшлексез үтәр. Әгәр узган еллардан нинди дә запас калган булса – яхшыга. Юк икән, бераз мәшәкатьләнергә туры килә.
Үгез (1925,1937,1949,1961,1973,1985,1997,2009)
Начарлык юк. Билгеле, бу бер яктан аның елы һәм бу елда аның хыяллары тормышка ашар. Хәтта гаилә корырлар, өй салырлар, эшендә дә барысы да барып чыгар. Ләкин икенче яктан аның инде бу эш ашказанына юшкын булып утырган һәм аңа иртә таңнан кара кичкә кадәр җирне үгез кебек сөрергә дә сөрергә.
Арыслан (1914, 1926,1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010)

Ел авыр булыр. Әгәр үгезләр джунглида агачларны кубарып кыр ясаса, Арысланнарга ераккарак китеп посар урын табарга гына кирәк, 2021 елда зур эшләргә алынмаска киңәш ителә.
Куян(1927,1939,1951,1963,1975,1987,1999,2011)
Авыррак ел. Әгәр үгезләрне кырга кусалар, Куянны тычкан тотарга мәҗбүр итәчәкләр. Монда аңа өйдәге дәрәҗәсен югалтмас өчен, барлык хәйләкәрлек сәләтен эшкә җигәргә кирәк.
Аҗдаһа(1928,1940,1952,1964,1976,1988,2000,2012)
Ул күктә оча. Югыйсә бар тормыш җирдә бара бит. Аны данламаганда, аңа очу кыенрак булачак. Һәм ул карыша башлый, авызыннан ут өрә, үзен күрсеннәр өчен тырыша.
Елан(1929,1941,1953,1965,1977,1989,2001,2013)
2021 ел аны ял иттерә. Аңа сөрелүче, тыныч булмаган кырга шуышып чыгарга кирәк түгел. Иң яхшысы — качып, бу елны үткәреп җибәрергә, чөнки киләсе ел аның өчен.
Ат(1930,1942,1954,1966,1978,1990,2002,2014)
2021 – хезмәт, мәхәббәт елы. Шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салу, гаилә кору чоры. Ләкин бизнеста күзгә күренерлек уңыш көтелми.
Сарык(1931,1943,1955,1967,1979,1991,2003,2015)
Бу аның елы. 2021дә сарыклар искиткеч уңышка ирешәчәк. Аңа җиңел булачак.
Маймыл(1932,1944,1956,1968,1980,1992,2004,2016)
2021 — яңа җиңүләр, уңышлар елы. Ләкин сөйләшүләр, килешүләр вакытында көчлеләрне арадашчы итсәгез, авыр хәлләрдән үзегезгә зыянсыз чыга алырсыз. Үгез тулысы белән сезне яклый.
Әтәч(1933,1945,1957,1969,1981,1993,2005,2017)
Ару-талуны белмәс Үгез үз йогынтысы белән Әтәчне дә эшләргә мәҗбүр итә. Ә Әтәчләр өчен үзләре канәгатьлек ала торган эш кенә шатлык китерә. Нәтиҗәдә, бар да канәгать калыр.
Эт(1934,1946,1958,1970,1982,1994,2006,2018)
Үгез елында Эт үзен бер урында хис итмәс. Аның күңеле тыныч түгел. Проблемалары артык күп.Шулай да, хәл итә алмаслык проблемалар булмый. Аларны чишү юллары да табылып торыр.
Дуңгыз(1935,1947,1959,1971,1983,1995,2007,2019)
Быел сезгә җиңел булмаса да, яраклаша аласыз. Ничек тә аны үткәреп җибәрә алырга кирәк. Тырышкан - ташка кадак каккан, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Читайте нас: