Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
31 август 2018, 02:00

Ветеринария эшендә зур тәҗрибә туплаган

Күпләр күңеленә ошаган һөнәрне таба алмый, ә менәВенер Кәррам улы Туганов бу җәһәттән уңган.

Күпләр күңеленә ошаган һөнәрне таба алмый, ә менә Венер Кәррам улы Туганов бу җәһәттән уңган. Ул район ветеринария станциясендә күп еллар инде хезмәт сала.
Миякә районының Илчегол авылында (ул шунда туып- үскән) мәктәп тәмамлаганнан соң, Венер апасы Гөлфия һәм абыйсы Мидхәттән үрнәк алып, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына ветеринария табибы белгечлегенә укырга керә. 1991 елда дипломлы белгеч һөнәре буенча Дуван районында хезмәт юлын башлый. Өч елдан соң Әлшәй районына күчеп килә һәм Ташлы ветеринария участогына эшкә урнаша. 2003 елда район ветеринария станциясенә эшкә килә һәм әлеге көнне лә шушы оешмада хезмәт сала. Венер Кәррам улы Яңавыл бистәсенең мал чалу пунктында ветеринария хезмәтләндерүе һәм ветсанэкспертиза үткәрә. Малларны ветеринария-озату документларына ярашлы кабул итә. Малны чалганнан соң түшкәләрендә һәм эчке органнарында патологик үзгәрешләр булу-булмавын тикшерә.
-Венер Кәррам улы – безнең иң тәҗрибәле ветеринария табибларыбызның берсе. Ул үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен яхшы белә, коллегалары арасында лаеклы абруй белән файдалана, - ди район ветеринария станциясе җитәкчесе Хәлил Кадир улы Шәрипов.
Эшендә Венер Кәррам улы – үз бурычына җаваплы караучы, ярдәмчел һәм оста белгеч, ә йортында – сөекле ир һәм хәстәрлекле гаилә башлыгы. Баксаң, аның тормыш иптәше Лилия Салават кызы да табиб икән, ләкин ул малларны түгел, кешеләрне дәвалый, Раевка үзәк район дәваханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Лиана Ырынбур медицина академиясендә педиатр белгечлеге алган. Уллары Динар 11нче сыйныфка барачак.
Буш вакытларында Венер Туганов җиңел атлетикага өстенлек бирә. Кышын чаңгыда шуа, район ярышларында катнаша һәм үз оешмасы намусын яклый.
Районда Венер Кәррам улын тәҗрибәле белгеч буларак ихтирам итәләр. Ул үз эшен бик ярата һәм аңа зур җаваплылык белән карый, барлык көчен һәм тырышлыгын салып эшли. Бүген ул үз тәҗрибәсен яшь коллегалары белән уртаклаша.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотосы.
Ветеринария табибы Венер Туганов.
Читайте нас: