Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
13 сентябрь 2018, 02:00

Ахирәтләр - беренче өч урында

“Раевка” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Красный Клин сөтчелек фермасы элек-электән производство алдынгылары – савучылар, бозау караучылар,терлекчеләре белән дан тота.

Быел да районның иң уңган утыз савучысы арасында беренче өч урынны Красный Клин кызлары били. Роза Солтанова – беренче, Лилия Сәгыйтова – икенче, Галина Кострюкова - өченче урында.

Галина Викторовна – тәҗрибәле савучы, фермада унбиш елга якын эшли. Сигез айда һәр сыердан 3794 килограмм сөт сауган, ә тулаем савым 125210 литрга җиткән. Уңган савучы әйтүенчә, Красный Клин кызларының максаты бер – алдынгылыкны бирмәскә.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Автор фотосы.

Красный Клин фермасының машина белән сыер саву остасыы Галина Кострюкова.
Читайте нас: