Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
20 сентябрь 2018, 02:00

Җәнлекләр дөньясы сагында

Урман читендә бәләкәй баласы белән инә поши тыныч кына үлән уртлый. Таң алдыннан була торган илаһи тынлыкны кошлар сайравы гына боза. Кинәт бар дөньяны сискәндереп мылтык тавышы яңгырый һәм бер гаепсез поши браконьер пулясыннан җиргә ава. Ә курккан поши баласы күзләрен мөлдерәтеп бер әнисенә, бер тирә-ягына карана да, хәвеф янаганын аңлап, яшен тизлегендә урман эченә кереп югала...

Кызганычка каршы, мондый очраклар еш булып тора. Нинди генә көчле, усал һәм җитез булмасын, кыргый җәнлекләр корал тотып урманга аяк баскан кеше алдында яклаучысыз. Ә браконьерларга карата да чаралар күреләдер бит?

-Әлбәттә, - ди республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча Стәрлетамактагы хезмәтенең баш белгеч-эксперты Фларид Исхаков. – Төрле рейдлар үткәрәбез, урманнарны йөреп чыгабыз, гомүмән, браконьерларга каршы аяусыз көрәш алып барабыз. Әгәр 2016 елда кыргый киекләрне законсыз атып алучыларга карата 29 административ протокол төзелсә, 2017 елда инде аларның саны 43кә җитте. Закон бозучыларга карата җинаять эше кузгатыла, табигатькә зыян китергән өчен зур штрафлар салына.

Фларид Миңнехәер улы районыбызда булган берничә вакыйганы мисалга китерде. Уфа “кунаклары” сунар итү тыелган вакытта сигез кыр кәҗәсен атып, 640 мең сумлык зыян китерә. Бу сумма судка кадәр түләнелә, моңа өстәп браконьерларның кораллары тартып алына һәм 90 мең сум штраф салына.

Законсыз рәвештә өч кабан дуңгызын атып алган өчен Бәләбәйдә яшәүче ике кешегә Әлшәй район суды 100әр мең сум штраф “чәпи”, моннан тыш, аларның кораллары һәм һәрберсе 1 млн 300 мең сумлык каргизәрләре тартып алына. Алар шулай ук 195 мең сумлык зыянны да каплый.

Бу вакыйга бөтен республикага билгеле булды. Чөнки җинаять кылучылар кыйммәтле техникаларыннан колак какмас өчен төрлечә мутлашып карый, ә аннары район судының хөкем карарына шикаять белдереп, республикабызның Югары судына мөрәҗәгать итә, әмма югары инстанция аны үзгәрешсез калдыра.

-Бу җинаять әле кылынган булса, аларга кимендә 500әр мең сум штраф түләргә туры килер иде, - ди Ф. М. Исхаков. – 2018 елның 8 июленнән Русия Федерациясе Җинаять кодексының 258нче статьясына үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер хайваннар дөньясына китерелгән зыян 40 мең сумнан артып китсә, ул бик зур, 120 меңнән күбрәк булса – аеруча зур дип санала, димәк, штраф күләме дә 500 мең сумнан 1 миллионга кадәр булуы ихтимал. Шуңа да тәтегә басыр алдыннан аның нәтиҗәләре турында уйлагыз.

Сунарчылык инспекторының ярдәмчеләре булмаса, кыргый җәнлекләрне саклау бурычын башкарып чыгу бик авырга туры килер иде. Бу эштә участок уполномоченныйлары Марат Юнысов, Рәмил Шәвәлиев, Венер Минһаҗев, “Әлшәй” сунарчылык хуҗалыгы эшчеләре, малтабарлар Эльмар Хафизов һәм Роман Ибоян актив катнаша. Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең тәүтикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Риваль Мардеевның югары һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә җинаять эшләре судка җиткерелә. Фларид Миңнехәер улы “Әлшәй “ сунарчылык хуҗалыгы егеры Рәфис Зиязовның тырыш хезмәтен дә билгеләп үтте. Табигатьне һәм аның байлыкларын саклаучы энтузиастлар ярдәмендә бу хуҗалык биләмәләрендә соңгы елларда тояклылар (поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе), кыйммәтле тиреле җәнлекләр һәм су киекләре санын тергезелгән.

Сунарчылык инспекторының, егерьларның, барлык хайваннар дөньясын саклаучыларның максаты бер – закон бозу очракларына, браконьерларның табигатькә һәм урман киекләренә зыян китерүенә юл куймау.

Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.

Фәнүзә СУФИЯНОВА фотосы.



Фларид Исхаков сунарчылыкны күзәтү өлкәсендә егерме елдан артык хезмәт сала. 2014 елдан – Әлшәй, Миякә, Бәләбәй, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары территорияләрендә хайваннар дөньясын саклау буенча дәүләт сунарчылык инспекторы. Кыргый җәнлекләрне һәм аларның яшәү мохитен саклауга зур өлеш керткәне өчен ике тапкыр – 2001 һәм 2018 елларда Башкортсанда билгеле язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншин оештырган Кыргый хайваннарны саклау фондының “Урман рыцаре” дигән мактаулы исеменә лаек була.
Читайте нас: