Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
7 декабрь 2018, 02:00

“Табиблык-безнең гаилә эше”

Бу тормышта һәркем дә үз булмышын таба алмый, ә менә Раевка үзәк район дәваханәсенең югары категорияле табибы, республиканың сәламәтлек саклау алдынгысы, терапия бүлеге мөдире А. Р. Арсланова исә, үз максатына ирешкән.

Бу тормышта һәркем дә үз булмышын таба алмый, ә менә Раевка үзәк район дәваханәсенең югары категорияле табибы, республиканың сәламәтлек саклау алдынгысы, терапия бүлеге мөдире А. Р. Арсланова исә, үз максатына ирешкән. Алия Риф кызы менә чирек гасыр инде сайлаган һөнәренә тугры кала. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен бихисап наградаларга лаек булган. Коллективта зур абруй һәм хөрмәт казанган.

Ул балачактан табиб булырга хыялана, моңа дәваханәдә озак еллар хирург, хирургия бүлеге мөдире, баш табибның дәвалау буенча урынбасары булып хезмәт салган әнисе - Башкортостан Республикасының атказанган табибы Мәрзия Әхмәтлатип кызы Шәйгарданова да булышлык иткәндер, могаен. Аның үрнәгендә Алия Риф кызы медицина хезмәткәренең бик җаваплы һөнәр булуын һәм бу өлкәдә очраклы кешеләр эшләмәвен бик иртә аңлый. Авыруларга дөрес диагноз кую өчен төпле белемгә ия, үз эшен бөтен күңелен салып башкарган, чабыр, мәрхәмәтле һәм пациентларына сизгер мөнәсәбәттә булганнар гына эшли ала монда.

2нче мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаганнан соң, Алия Башкортстан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. 1993 елда диплом алгач, Раевка үзәк район дәваханәсендә интернатура үтә. Медицина өлкәсендә бәһалап тәүге эш тәҗрибәсен туплауга ул мәктәп елларында ук ирешә. 9 - 10нчы сыйныфларда җәйге каникул вакытында дәваханәнең хирургия бүлегендә санитарка булып эшли. Шунлыктан табиб һөнәрен ул аңлы рәвештә сайлый. Интернатураны уңышлы үткәннән соң Раевка дәваханәсендә ординатор булып эшкә кала. 1998 елда терапия бүлеге мөдире итеп тәгаенләнә.

Алия Риф кызын мин табиблар бүлмәсендә очраттым. Аның эш өстәлендә авыруларның амбулатория карталары ята.

-Эшебезнең үзенчәлеге һәм бер үк вакытта катлаулылыгы шунда, табиб дәвалау белән генә түгел, ә документлар белән дә даими шөгыльләнә, - ди А. Р. Арсланова. – Квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү өчен дәваханәдә дарулар да, диагностика җиһазлар да җитәрлек. Күпьеллык тәҗрибәмә таянып шуны әйтәсем килә, авыруны савыктыру өчен табибка барлык белемен кулланып, бик күп көч салырга туры килә. Безгә аның терапия бүлегенә нинди хәлдә килүе, дәвалану чорында үзен ничек тоюы һәм савыгуның ничек үтүе – барысы да бик мөһим. Ә инде үз эшеңнең нәтиҗәсен күрүе бигрәк тә куанычлы.

Эшем авыр һәм җаваплы булса да, шушы һөнәрне сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Медицина – безнең гаилә эше. Мин әнием юлыннан киттем, кызым Анжела да табиб һөнәрен сайлады. Медицина университетының дәвалау факультетын тәмамлап, Кеше хезмәте һәм экологиясе медицинасының Уфа фәнни-тикшеренү институтында һөнәри патология буенча беренче ел ординатура үтә.

Алия Риф кызы һөнәре буенча белемен камилләштерүдән тукталмый. Ул уку курсларга даими йөри, фәнни-гамәли конференцияләрдә активкатнаша. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки медицина өлкәсендә заман белән бергә атлау, белемеңне камилләштерү, заманча диагностика һәм комплекслы дәвалау алымнарын үзләштерү бик мөһим.

Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.

Раевка үзәк район дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Алия Арсланова.
Читайте нас: