Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
14 август 2019, 02:00

Чемпионнар остазы

Шафран урта мәктәбенең физик культура һәм яшәү хәвефсезлеге нигезләре укытучысы, шулай ук Раевка балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең шайбалы хоккей буенча тренер-укытучы Ренат Мәүлетҗан улы Зәкиев утыз ел гомерен педагогик һәм тренерлык эшчәнлегенә багышлаган.

Шафран урта мәктәбенең физик культура һәм яшәү хәвефсезлеге нигезләре укытучысы, шулай ук Раевка балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең шайбалы хоккей буенча тренер-укытучы Ренат Мәүлетҗан улы Зәкиев утыз ел гомерен педагогик һәм тренерлык эшчәнлегенә багышлаган.
Аның тәрбияләнүчеләре яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге казанышлары өчен Ренат Мәүлетҗан улы республиканың Мәгариф министрлыгы, Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы почет грамоталарына һәм башка бик күп бүләкләргә лаек булды.
Үсмер чагында Ренат хоккейчы булырга хыяллана. Телевизорда күрсәтелгән һәр матчны карап бара. Билгеле хоккейчыларның уеннар барышындагы барлык алымнарын хәтерендә калдыра. Ул елларда авылда тимераякларны сирәк күрергә була, шуңа хоккейны пима киеп уйныйлар. Әмма нәкъ шул елларны ул аеруча сагына. Беренче остазы, җиңел атлетика буенча спорт мастеры, физик культура укытучысы Илгиз Фәрит улы Галиәкбәровны хөрмәт белән искә ала, нәкъ ул бу дисциплинага сөю уята һәм киләчәктә аның эшен дәвам итә. Һөнәр сайлавы да очраклы булмый: башта Свердловск физкультура техникумын, аннары Волгоград дәүләт физик культура институтын тәмамлый.
Хәзер инде Ренат Мәүлетҗан улы үзе бик күп Шафран малайлары һәм кызларының остазы. Балалар аны хөрмәт итә, фикеренә, киңәшләренә колак сала. Спортның командалы төрендә тренер булуы бер генә спортчы белән эшләүгә караганда авыррак. Һәр баланың үз холкы, үз сәләте һәм яхшы, уңышлы коллектив туплау өчен аларны берләштерергә белергә дә кирәк. Командада һәр уенчының ролен дөрес билгеләп кенә калмаска, балаларга ышанырга да кирәк. Алар үз чиратында тренерларының ышанычын акларга тырыша. Ата-аналарга да тренерның кызына яки улына ышануы һәм аның талантын күрүе куанычлы.
Сәләтләрен күреп кенә калмады, ә чемпионнар тәрбияләде. Шайбалы хоккей хатын-кызлар эше түгел кебек тоелса да, спортның бу төрендә дә кызлар командасы уңышка иреште. Алар А. В. Тарасов исемендәге “Алтын шайба” клубының республика ярышларында өч тапкыр призер булды. Нәкъ Шафран кызларына Русия ярышларында республика җыелма командасы составында чыгыш ясау бәхете тиде. Үсмерләр һәм балалар командалары күп тапкырлар чемпионнар һәм призерлар исәбендә булды.
Ренат Мәүлетҗан улы үзе өлкәннәр командасында уйный. Уллары белән дә һәрвакыт күнекмәләр үткәрә. Сигезенче сыйныф укучысы Реваль шайбалы хоккей буенча ике тапкыр БР чемпионы, 7нче сыйныф укучысы Радмир – ике тапкыр республика призеры. Өч яшьлек Влада да өмет уята. Тормыш иптәше Альбина “Шафран” шифаханәсендә эшли. Тату гаилә еш кына бергәләп велосипедта йөрергә чыга. Ренат Зәки улының тагын бер шөгыле бар – ул күлләрдә һәм Дим елгасында балык тотарга ярата.
Аның хезмәт эшчәнлеге “КамАЗ” җәмгыятеннән башлана, ул анда алты елдан артык хезмәт сала. Аннары Яр Чаллы шәһәрендәге гимназиядә ун елга якын физкультура укыта. Арытабан гаилә хәлләре буенча Шафранга күчеп кайталар. Монда ул туган мәктәбенә эшкә урнаша һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшләвен дәвам итә. Ул үзенең һөнәрен ярата һәм, педагог буларак - лаеклы, белемне яшь буын үстерергә, ә тренер буларак ышанычлы һәм көчле спортчылар тәрбияләргә омтыла.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Ренат Зәкиев.
Читайте нас: