Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
16 август 2019, 02:00

Бал кортлары куна чәчәккә, шифалы бал ага чиләккә

-Курыкма, алар чакмый. Үз эшләре беләнмәшгульләр.

-Курыкма, алар чакмый. Үз эшләре белән мәшгульләр. Үзләрен саклаганда гына яки алкоголь, тәмәке һәм башка кискен ис тойсалар гына һөҗүм итәләр. Алар чәбәләнгән, ачулы кешеләрне яратмый. Син бит андый түгел...
Фәнис Галимҗан улын тыңлыйм да, ирексездән, Аллага шөкер, миндә андый начар гадәтләр юк, дип үземне юатам. Әмма “канатлы армия” уратып алган территориядә басып тору барыбер шатландырмый. Фәнис Галимҗан улының, минем бал кортларым тыныч, дигәненә үземне ышандырып, әкрен генә аның артыннан атлыйм. Гайбадәтханәгә кергән кебек: чиста тән һәм изге ниятләр белән...
Фәнис Галимовның умарталыгы урнашкан Михайловка авылы – умартачылар өчен чын оҗмах. Җиләкле аланнар, чәчкә болыннары һәм урманнар, ыгы-зыгылы тормыштан һәм тавыштан ерак урынны әллә ничә әлшәйле үз иткән. Бу җирләр бик матур һәм уңдырышлы. Күптөрле үләннәрнең хуш исе, урман кошларының кортлар безелдәвенә кушылып җырлавы гына ишетелгән тынлык башны әйләндерә. Михайловканың бай һәм матур табигате бал хуҗалыгын алып баруга үзе үк булышлык итәдер кебек.
-Кешене кортлар белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый. Бу эшкә күңел ятырга тиеш. Мин моны ишетеп кенә белмим. Әтием кайчандыр, бал кортын кеше түгел, ә ул кешене өйрәтә, дип әйтә торган иде, - ди, елмаеп умартачы.
Менә кырык ел хезмәт стажы булган зоотехник, аның күп өлешен (утыз дүрт ел) “Завет Ленина” колхозының зоотехния хезмәтен җитәкләүгә багышлаган, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәнис Галимов та бүгенге көнгә кадәр умартачылык нечкәлекләренә өйрәнә. Ә бит эшчән бал кортлары белән ул күптән таныш. Утыз ел шәхси хуҗалыгында биш-алты умарта тота, хаклы ялга чыккач инде яраткан шөгыленә вакыты күбрәк кала. Умарта күчләре дә арта.
Бүген аның Михайловкадагы умарталыгында утыздан артык күч исәпләнә. Әлбәттә, эше дә күпкә арткан. Ярый әле ярдәмчеләре бар. Шәфкать туташы һөнәренә кырык ел гомерен багышлаган тормыш иптәше Әнисә Равил кызы - Фәнис Галимҗан улының уң кулы. Иренең шөгыле аның да күңеленә хуш килгән. Җәен әти-әнисенә балалары: инде үзе хәрби пенсионер Марат, әтисе юлын сайлаган Ринат, ул ветеринария табибы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты һәм икътисадчы Лилия ярдәмгә килә. Бер сүз белән әйткәндә, барысына да - кияү-киленнәргә дә, оныкларга да эш җитәрлек, әле туруннарына да калыр әле, мөгаен.
-Бу эшнең нечкәлекләре бик күп – аңа һава шартлары да, бал кортларының авырулары да, умартачыларның хаталары да керә. Кызганычка каршы, республиканың күп кенә умартачылары быел умарталыкларын югалтты. Ачыклавынча, аграрчыларның рапс чәчүлекләрен пестицидлар белән эшкәртүе кортларның үлеменә китергән. Михайловка авылы янында “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе басулары башлана. Аның җитәкчесе Н. М. Әминев безнең, умартачыларның хәлен яхшы аңлый. Чәчүлекләрне эшкәртүләре турында безгә алдан хәбәр итәләр, проблемаларны хәл итәргә ярдәмгә киләләр. Мәсәлән, суүткәргеч тишелеп, урамны су басты. Мин Наил Мәсгуть улына мөрәҗәгать иттем һәм икенче көнгә үк ул проблеманы хәл итте. Минемчә, умартачылар һәм аграрчыларның үзара мөнәсәбәте менә шундый дусларча булырга тиеш, - ди Фәнис Галимҗан улы.
Умарталардан кайбер бал кортлары ашыгып, гөжләп чыгып очса, башкалары нектар һәм серкә җыеп, өйләренә кайта. Ә умартачылар моны сизмәгәндәй, тыныч кына үз эшен башкара.
Галимовларның кортлары, чыннан да, тыныч холыклы икән: берсе дә чакмады. Һәркайсысы үз эше белән мәшгуль булды...
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Әнисә һәм Фәнис Галимовлар.
Читайте нас: