Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
16 сентябрь 2019, 02:00

Илвирның лаеклы җиңүе

Раевка авыл Советының тракторчы-машинисты Илвир Арысланов “Торак – коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә һөнәре буенча иң яхшы” республика конкурсында беренче тапкыр гына катнашмый.

Раевка авыл Советының тракторчы-машинисты Илвир Арысланов “Торак – коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә һөнәре буенча иң яхшы” республика конкурсында беренче тапкыр гына катнашмый. Быел да аңа уңыш елмайды – шәхси беренчелектә ул “алтын” медаль яулады.


Дүрт ел рәттән инде Илвир шушындый ярышларда призерлар исәбендә. Быел конкурсның зона этабы Стәрлебаш районында узды. Конкурста катнашучылар теоретик сорауларга җавап бирүдә төпле белем, техниканы фигуралы йөртү осталыгын күрсәтте. Ә дүрт кешедән торган Әлшәй командасы барлык этапларда да уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды.

Раевка авыл Советы территориясендә тракторчыга эш җитәрлек. Язын һәм җәен ул чүп-чар һәм каты көнкүреш калдыкларын чыгара, юллардагы чокырларны ремонтлауда катнаша. Кышын юлларны кардан чистарта. Өмәләрдә дә чүп ташый. Менә шушы көннәрдә генә мин аны шундый чараларның берсендә фотога төшереп алдым.

Илвир Гәйнәямак авылында туып-үскән. Первомайский һәнәрчелек училищесен тәмамлаганнан соң, анда ул шофер белгечлеге ала, армиягә китә. Тольятти шәһәрендә уку үткәннән соң, Түбәнге Новгород өлкәсендә хезмәт итә, шуннан соң Чечняда була. Туган ягына кайткач, берничә ел шикәр заводында хезмәт сала. Арытабан Раевка авыл Советына эшкә урнаша.

Шуннан бирле җиде ел үткән. Шушы вакыт эчендә өйләнгән, йорт сатып алган, хатыны Лилия белән өч бала – тугыз яшьлек Илназны, җиде яшьлек Алмазны тәрбиялиләр, ә кызлары Дилара күптән түгел генә, әтисе ярышлардан җиңеп кайткач туган. Тиздән Илвир Күмертауда республика конкурсы финалында катнашачак. Аңа уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Читайте нас: