Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
9 октябрь 2019, 02:00

Бернинди сер дә юк – тик технологияләрне катгый күзәтү мотлак

“Башкортстан бройлеры” агросәнәгать предприятиесе елына 30 млн Arbor Acres кроссы инкубация йомыркалары җитештерә.

“Башкортстан бройлеры” агросәнәгать предприятиесе елына 30 млн Arbor Acres кроссы инкубация йомыркалары җитештерә. Ясалма аталандыру технологиясе киң кулланылган заманча кошчылык комплексы җиде производство мәйданчыгыннан тора, анда ике йөзгә якын кеше хезмәт сала.


Бройлер йомыркасын дүрт цех-мәйданчыкта (сигез корпуста) алалар. Бүген барлык җитештерү күрсәткечләре буенча 3/3 мәйданчыгы алдынгы исәпләнә, Нияра Чабанова белән Фәнис Мусин менә шунда ясалма аталандыру операторлары булып эшли.

Нияра Мөхтәрәм кызы “Башкортстан бройлеры” ачылганнан бирле монда хезмәт сала. Башта кошчы була, аннары келәт мөдире вазыйфасын башкара һәм менә берничә ел инде ул – кош-кортны ясалма аталандыру операторы һәм мәйданчыкта өлкән хезмәткәр.

-Бу цехның продукциясен заказчыларга тыныч күңел белән җибәрәбез, - ди җитештерү буенча директор, 26 ел хезмәт тәҗрибәсе булган белгеч, районыбызга ерак Иркутск өлкәсеннән килгән Надежда Спичка. – Коллективыбыз тату, бердәм, мәйданчыкның җитештерү күрсәткечләре дә башкаларга караганда күпкә югары.

Ә ясалма аталандыру операторларының эшендә төп күрсәткечләр, әлбәттә, аталандырылган тавыклар һәм йомырка саны, алар "алтын йомыркалар" сатып алучы предприятиеләрнең инкубация цехлары тарафыннан контрольдә тотыла. Шуңа да ясалма аталандыручыларның эше бик мөһим – аларның эш нәтиҗәләре буенча партнерлар “Башкортстан бройлеры”н бәяли. Йомыркаларның аталандыру сыйфаты никадәр югары икән кошчылык комплексының абруе да шулкадәр югары.

-Әйе, эш җиңел түгел, әмма ул миңа ошый, - ди Нияра Мөхтәрәм кызы. – Коллективыбыз яшь, һәркем намус белән эшли. Тырышлыгыбызны җитәкчелек тә күрә. Яхшы эшләсәң, заказчыдан яхшы бәя аласың, димәк, хезмәт лакы да лаеклы була. Ул гына да түгел. Иң яхшыларга шифаханәләргә юллама, кыйммәтле бүләкләр бирелә. Балаларыбыз да предприятие исәбенә савыктыру лагерьларында ял и тә.

Предприятиедә тормыш күңелле, мәйданчылкрны бизәү буенча конкурслар, җәйге спартакиадалар, корпоративлар, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез, мәйданчыклар арасында тәҗрибә уртаклашабыз, яңа эшкә килгәннәрне өйрәтәбез. Ә безнең эштә уңыш сере бик гади – иң мөһиме – технологияне күзәтү, ди тәҗрибәле кошчы.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.

Кош-кортны ясалма аталандыру операторлары Нияра Чабанова һәм Фәнис Мусин.
Читайте нас: