Әлшәй хәбәрләре
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
10 октябрь 2019, 02:00

Людмила Воробьева – беренче урында

“Раевка” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Казанка сөтчелек фермасы савучысы тугыз ай йомгаклары буенча иң югары күрсәткечкә өлгәшкән.

“Раевка” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Казанка сөтчелек фермасы савучысы тугыз ай йомгаклары буенча иң югары күрсәткечкә өлгәшкән.


Людмила Воробьева фермада күптәннән эшли, дип әйтү генә аз булыр, мөгаен. Фермага килгәнче ындыр табагында, икмәкханәдә хезмәт салырга, заправкалаучы булып та эшләргә өлгергән.

-Без апаларым белән фермада үстек, дисәң дә була, - ди Людмила Николаевна. – Әтиебез – терлекче, ә әниебез савучы иде. Беренче сыйныфтан ук мин әниемнең төркемендә сыер саудым.

Әйе, терлекчелектә очраклы кешеләр булмый. Әти-әниләре артыннан бер-бер артлы Марченколарның өч кызы да фермага эшкә килә. Бүген алар барысы да бер коллективта хезмәт сала. Өлкәннәре Галина Кирәева – ферма мөдире, Любовь Бабченко – хисапчы-лаборант, ә иң кечесе Людмила Воробьева - савучы. Тугыз ай йомгаклары буенча хуҗалыкта гына түгел, ә районда иң югары күрсәткеч аңарда – ул 161 тонна сөт сауган, һәр сыердан савым 3287 кг тәшкил иткән.

-Бу - савым төркемен яңарту нәтиҗәсе, - дип елмая савучы. – Минем төркемдә хәзер симментал токымлы тана сыерлар.


Фәнүзә СУФИЯНОВА.


Автор фотосы.
Читайте нас: