Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
6 ноябрь 2019, 02:00

Республиканың иң яхшы техник-осеменаторы

Уфада Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта “Раевка” җәмгыятеннән Илдар Миңнулла улы Әхмәдиевка күпьеллык намуслы хезмәте өчен республика Хөкүмәте дипломы һәм акчалата премия тапшырдылар.

Уфада Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта “Раевка” җәмгыятеннән Илдар Миңнулла улы Әхмәдиевка күпьеллык намуслы хезмәте өчен республика Хөкүмәте дипломы һәм акчалата премия тапшырдылар.



Танылу тиз генә яуланмый. Ул 36 ел районның аграр тармагында эшли. Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң Раевка совхозында зоотехник булып хезмәт юлын башлый. Чуракай авылында туып-үскән дипломлы яшь белгеч Байдаковкада төпләнә. Ул анда булачак тормыш иптәше Валентинаны очрата. Тату гаиләдә ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр.


Илдар Әхмәдиев менә биш елдан артык “Раевка” җәмгыятендә эшли. Иртә таңнан савым башланганчы Үрәзмәт һәм Красный Клин сөтчелек фермаларын йөреп чыга, анда 400дән артык сыер асрала.

-Илдар Миңнулла улы районда тәҗрибәле белгечләрнең берсе, - ди район авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов. – Күпьеллык хезмәт стажы, терлекчелек тармагындагы тирән белеме аңа ясалма аталандыру өчен сыерларны вакытында һәм ялгышмыйча ачыкларга ярдәм итә. Шуңа аның җитештерү күрсәткечләре дә югары, бозаулар алу 96 процентка җитә. Әле фермада сыерлар күпләп бозаулый. Нәкъ көзге һәм кышкы көннәрдә монда голштин-фриз токымлы сау-сәламәт бозаулар алалар да инде.


Илдар Әхмәдиев һөнәре нечкәлекләренә өйрәткән беренче остазы, техник-осеменатор Альфред Мяллоны мактап телгә ала. Аннары үзе дә яшь белгечләрне өйрәтә башлый.


Шушы еллар эчендә Илдар Миңнулла улы үзе дә квалификация күтәрү курслары үткән. Чөнки бу тармакта эшләгәндә күпне белү мөһим. Ниндидер дәрәҗәдә зоотехник та, ветеринар да булырга кирәк, ә Илдар Әхмәдиев - нәкъ шундый белгечләрнең берсе.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: