Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
7 ноябрь 2019, 02:00

Аларның хезмәте җиңел түгел

Үзенең участок уполномоченныен барысы да беләме икән? Юктыр, могаен.

Үзенең участок уполномоченныен барысы да беләме икән? Юктыр, могаен. Ләкин кайчакта тормышта шундый хәлләр була һәм анда хокук тәртибе сакчыларының ярдәме таләп ителә. Аны сезгә иң элек участок уполномоченные күрсәтәчәк.



Әлшәй район эчке эшләр бүлегенең полиция майоры, өлкән участок уполномоченные Фидан Гарифуллинның участогы иң зуры. Анда Трунтаиш, Ташлы һәм Казанка авыл биләмәләре керә, гомум алганда - 13 авыл.

Фидан Зәйдулла улы эчке эшләр органнарында 18 ел хезмәт салу дәверендә күпне күрә. Хезмәт бурычы буенча аралашырга туры килгән кешеләр дә төрлечә. Алар – тавыш-гауга чыгаручылар, эчкечеләр, уңышсыз гаиләләр.

Өлкән участковый әйтүенчә, аның биләмәсендә мал урлау очраклары да була.


-Моңа мал хуҗалары үзләре дә гаепле, - ди Фидан Гарифуллин. – Күптән түгел генә иректә йөргән 21 баш сарык югалды. Аларны күрше Бәләбәй районында таптык. Сыер малларының, кош-кортның да караучысыз йөргәнен күп күрергә туры килә. Нәтиҗәсе күз алдында. Һәм монда авыл кешеләре үзләре гаепле. Уяу булыгыз, малларыгызны караучысыз калдырмагыз.


Өлкән участковый билгеләвенчә, бөтен ызгыш-талашлар һәм гауга күтәрүләр исерек хәлдә кылына. Шуңа бәйле суррогат алкоголь продукциясен законсыз сатуны ачыклау буенча эш алып барыла.


Көч структураларына Фидан Зәйдулла улы очраклы гына барып эләкми. Аксен авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, анда умартачы белгечлеге ала, шунда ук хәрби хезмәткә, Ленинград өлкәсендәге танк гаскәрләренә җибәрелә. Аннан соң Дәүләкән шәһәре эчке эшләр бүлегенә стажер булып урнаша. Һәм вакансияле урын булу белән Әлшәй районы эчке эшләр бүлегенә юл - патруль хезмәте инспекторы булып килә. Бу вазыйфада 13 ел эшли. Читтән торып Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында укып, юрист белгечлеге ала. Аннан соң аңа полициянең участок уполномоченные вазыйфасын тәкъдим итәләр, ә бер ел элек өлкән участок уполномоченные итеп тәгаенлиләр.

Аның җиңел булмаган эшендә барыннан элек түземлелек, яхшы физик әзерлек, ихтыяр көче һәм, әлбәттә, гаилә ярдәме кирәк.

Тормыш юлдашы Гөлдәр һәм өч баласы һәрвакыт аның янында. Өлкәне Алмаз лицейда сигезенче сыйныфта укый һәм әтисе юлыннан китәргә тели. Әтисе кебек ул да музыка белән мавыга, әйткәндәй, баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. Искәндәр дүртенче сыйныфта укый, спорт ярата, ә төпчекләре Эльвина әлегә балалар бакчасына йөри һәм фитнес-аэробика белән шөгыльләнә. Фидан Зәйдулла улы үзе умартачылык белән мавыга, ун умартасы бар. Ул җырларга да ярата, берничә тапкыр эчке эшләр бүлекләре арасында үзешчән сәнгать осталары конкурслары лауреаты булган.

Участок уполномоченныеның гадәти эш көне кешеләр белән очрашудан, аларның проблемаларын хәл итүдән, документация тутырудан башлана. Әйе, аларның хезмәте җиңел түгел, көнен дә, төнен дә бәлагә тарыган кешеләргә ярдәмгә ашыккан шушы хәвефле һөнәр ияләренә эшләрендә уңышлар телибез.


Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.

Автор фотосы.
Читайте нас: