Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
18 декабрь 2019, 17:25

Эшен яратып башкара

Кайвакыт без аның белән эшкә барганда очрашабыз.

Кайвакыт без аның белән эшкә барганда очрашабыз. Бер-беребез белән исәнләшәбез дә үз юлыбызны дәвам итәбез – мин редакциягә, ә ул – Пенсия фондына.
Галина Михайловна Шульганың РФ Пенсия фонды Әлшәй районындагы идарәлеге баш белгеч-эксперты булып эшләвенә дә 17 ел вакыт үткән. Салым инспекциясендә оптимальләштерү чараларыннан соң монда эшкә килә, Уфа кооператив техникумын тәмамлаганнан соң башта белгеч, аннары баш бухгалтер булып эшли.
Әнисе Тамара Федоровна Буричко да Башпотребсоюзның автотранспорт предприятиесендә озак еллар баш бухгалтер булып хезмәт салган.
-Әнием бу һөнәрне сайлавыма каршы булса да, мин үземне саннар дөньясында иркен хич итәм, - ди елмаеп Галина Михайловна. Пенсияләр, пособиеләр һәм башка социаль түләүләр буенча исәп-хисап эшләү, төрле кәгазь-финанс мәшәкатьләре аның вазыйфасына керә.
Күз алдына китерегез, Пенсия буенча айлык түләү 180 миллион сумга якын тәшкил итә, елына ул ике миллиард сумнан артып китә. Ничек башың әйләнмәсен инде. Ә Галина Михайловна өчен ул - гадәти эш. Тыныч, басынкы, эшсөяр, намуслы һәм грамоталы белгечне коллективта хөрмәт итәләр.
Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак филиалының икътисад факультетын тәмамлаган кызы Олеся да әнисе юлыннан киткән, ул күпфунцияле үзәктә өлкән белгеч булып эшли. Ә улы Егор төзелеш техникумын, Самара тимер юл академиясен тәмамлагач, шәхси хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнергә карар итә.
Галина Михайловнаның тормыш иптәше Сергей Федорович 36нчы РСПда өлкән мастер булып 30 елдан артык эшләгән. Ул аны аңлый һәм һәрьяктан ярдәм итә. Өч оныгы да гаилә тормышына ямь өсти.
Читайте нас: