Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
3 февраль 2021, 16:35

Икмәк пешерү – уңганнар һөнәре

Элек-электән ул шулай саналган.

Элек-электән ул шулай саналган. Бу һөнәрнең нечкәлекләрен өйрәнеп, Раевка икмәк комбинаты җитәкчесе Марсель Шәймөхәммәтов шушы сүзләрнең дөреслеген тулысынча раслаган.
Марсель Самат улы бу эшкә күптән түгел генә тотынган. Моңа кадәр егерме елга якын Әлшәй райпосында хезмәт салган. Шофер булып хезмәт юлын башлаган яшь егет гараж җитәкчесе вазыйфасына кадәр күтәрелә. Берничә ел элек райпо предприятиеләре, магазиннар ябыла башлагач, Шәймөхәммәтов туган предприятиесенең икмәк комбинатын арендага ала. Моның белән ул производствоны гына түгел, ә бүгенге көндә 30га якын кешедән торган коллективны да саклап кала. Хәзер аның икмәк пешерүчеләре һәм кондитерлары аена 30-35 тонна икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары әзерләп чыгара.
Комбинатка җитәкчелек итүдән тыш, Марсель Самат улы районның магазиннары булмаган бәләкәй һәм төпкел авылларында мобиль сәүдә итүне оештыру өчен дә җаваплы. Менә өч ел инде көндәлек кирәк-яраклары товарлары һәм, әлбәттә, Раевка икмәк комбинатының икмәк-күмәчләре һәм тәмлекәчләр төялгән автолавка авылларга җилдерә. Тәмле һәм файдалы продукцияне бөтен җирдә дә яратып өлгергәннәр. Икмәк комбинаты эзерләп чыгарган ризыклар Стәрлетамак районы магазиннарына да озатыла.
Традиция буенча хезмәт һәм җәмәгать эшчәнлегендә югары производство күрсәткечләре һәм яхшы нәтиҗәләр өчен район хакимияте ел саен төрле өлкәдә хезмәт салучы һөнәрмәннәрне билгели. Марсель Шәймөхәммәтов та 2020 елның иң яхшы малтабары булып танылды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Малтабар М. Шәймөхәммәтов.
Читайте нас: