Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Үз эшенең остасы
19 март 2021, 12:07

Эшенә җаваплы карый

“Әлшәй җылылык челтәрләре” җәмгыяте коллективының көндәлек, төгәлрәк әйткәндә, тәүлек әйләнәсендәге тырыш хезмәте нәтиҗәсендә иң кирәкле уңайлыкларның берсе - йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын, дәваханәләр, офислар һәм оешмалар җылылык белән тәэмин ителә.

“Әлшәй җылылык челтәрләре” җәмгыяте коллективының көндәлек, төгәлрәк әйткәндә, тәүлек әйләнәсендәге тырыш хезмәте нәтиҗәсендә иң кирәкле уңайлыкларның берсе - йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын, дәваханәләр, офислар һәм оешмалар җылылык белән тәэмин ителә.
Өстәвенә бу предприятие үз ветераннары белән дә дан тота. Монда үз эшенә тугры калган, дистәләрчә ел гомерен авыр һөнәргә багышлаган кешеләр шактый. Алар исәбендә 35 ел хезмәт стажына ия булган шофер Таһир Вәлиәхмәтов та бар. Иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе буларак ул системаның бөтен нечәклекләрен яхшы белә. Кайчандыр слесарь, казанлык операторы булып та эшләгән. Бүген Таһир Сабир улы кулланучыларга җылы һәм уңайлы булсын өчен, урамда утыз градус салкын булуга карамастан, уртак эшкә зур өлеш кертә, ул УАЗ - "буханка" һәм авария-техник ярдәм машинасы шоферы. Җитәкчелек һәм коллегалары аны югары һөнәри осталыгы өчен ихтирам итә.
- Күпләр безнең эштә иң җаваплы чор салкын мизгелдә башлана, дип уйлый. Кыш безнең өчен, чыннан да, киеренке чор, ә җәй, ремонт һәм җылылык мизгеленә әзерлек вакыты - зур җаваплылык таләп итә. Әгәр намус белән эшләсәң, кыш көне дә өзеклекләр булмаячак, - дип елмая Таһир Сабир улы.
Оешма хезмәткәрләре мизгелдә көтелмәгән хәлләр булмады, дип әйтергә ашыкмый. Хәтта урамда март уртасы җитеп, тамчы тамса да. Алар өчен җылыту мизгеле тәмамланмаган әле. Алда торган яз нәрсәләр алып килер әле. Шуңа да җылылык челтәрләре хезмәткәрләренә аварияләрсез һәм өзеклекләрсез эшләүләрен телисе килә, өйләребездә һәрвакыт якты һәм җылы булсын, күңелләрдә яз тантана итсен.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Шофер Таһир Вәлиәхмәтов.
Читайте нас: