Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
20 март 2018, 02:00

Бурычлыга яңа штраф яный

Районда 20 марттан 28 мартка кадәр “Бурычлы” профиликтик чарасы үткәрелә, ул административ хокук тәртибен бозган өчен элек салынган штрафларны түләтүгә юнәлтелгән.

Районда 20 марттан 28 мартка кадәр “Бурычлы” профиликтик чарасы үткәрелә, ул административ хокук тәртибен бозган өчен элек салынган штрафларны түләтүгә юнәлтелгән.
-Закон тарафыннан штрафны ирекле түләү срогы каралган – ул штраф салыну турында карар көченә кергәннән соң алтмыш көннән дә соңламый түләнергә тиеш, - дип аңлатты Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү төркеме өлкән инспекторы Альбина Кутьянова. – Югыйсә бурычлы кешегә яңадан икеләтә күләмдә штраф салына, ул мең сумнан да ким булмаска тиеш. Шулай ук бурычын түләмәгән кешене 15 тәүлеккә кадәр арестка алу, мотлак эшләргә җибәрү каралган.
Бурыч булу-булмавы турында полициянең участок уполномоченныеннан яки Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә, ЮХХДИ бүлекчәсендә белергә мөмкин.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: