Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
2 апрель 2018, 02:00

Штраф салдылармы? Вакытында түлә

ЮХХДИ штрафлары буенча бурычларны түләттерү - суд приставлары хезмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.2017 елда суд приставларыныңӘлшәй район бүлегендә штраф түләтү буенча 11859 башкарма эш тикшерелде.

ЮХХДИ штрафлары буенча бурычларны түләттерү - суд приставлары хезмәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе.
2017 елда суд приставларының Әлшәй район бүлегендә штраф түләтү буенча 11859 башкарма эш тикшерелде. Шуларның 7054е (15181 сум)– былтыр,1070 башкарма производство (1549 сум) 2018 елның ике аенда тәмамланды.
Хәзер хәтта штраф түләнгән булса да, ирекле башкару өчен билгеләнгән вакыт тәмамлану белән бу эш яңа административ хокук бозу составына кертелә. Һәм, штраф түләүдән тыш, гаепле кеше мотлак эшләргә җибәреләчәк, яисә судлар тарафыннан билгеләнгән штрафлар буенча аңа 15 тәүлеккә кадәр арест салыначак. Бу очракта штраф түләү генә җитми.
Хәтерегезгә төшерәбез, анык башкарма производстволарына һәм бурычны түләү тәртибенә бәйле барлык мәгълүматны http://r02. fssprus. ru/ сайтында белергә мөмкин. Шулай ук штрафларны вакытында түләргә чакырабыз. Башкарма производство кузгатылган очракта түләү турындагы квитанцияне суд приставлары хезмәтенә җибәрергә кирәк.
Т. ОГНЕВЕЦ,
бүлек җитәкчесе – өлкән суд приставы.
Читайте нас: