Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
12 сентябрь 2018, 02:00

Түләнмәгән штраф өчен штраф

11 сентябрьдән районда чираттагы “Бурычлы” операциясе башланды.

11 сентябрьдән районда чираттагы “Бурычлы” операциясе башланды.
- Административ хокук бозулар өчен элек салынган штрафларны түләттерү буенча искәртү чарасы 19 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, - дип хәбәр итте Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү төркеме өлкән инспекторы Альбина Кутьянова. – Бурычыгыз булу-булмавы турында полициянең участок уполномоченныеннан яки Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә, ЮХХДИ бүлекчәсендә белә аласыз.
Ә штрафларын вакытында түләмәгән (аны салу турындагы карар үз көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңламый) бурычлыга икеләтә күләмдә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арестка алу, мәҗбүри эшләр яный.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: