Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
25 сентябрь 2018, 02:00

Закон бозмый ничек җир сатып алырга?

Сездән сорау – бездән җавап “Үз йортыбызны төзергә телибез, участок сайладык та инде. Барлык документлар да тәртиптә кебек. Ләкин ничек җир законнарын бозмый моны бвшкарып чыгарга икән?” – дип дип сорый яшь гаилә пары.

-Административ хокук бозулар турындагы кодексның 7.1нче “Җир участогын үз белдегең белән биләү” статьясы йогынтысына эләгү өчен беркем дә яшәмәгән территорияләрне үз белдегең белән биләп алу мотлак түгел. Моның өчен йорт төзегәндә яки территорияне киртәләп алганда участок чикләрен аз гына бозу да җитә. Шунлыктан җир сатып алыр алдыннан барлык каралты-кураларның, коймаларның участок чикләрендә булу-булмавын мотлак тикшерегез, - дип җавап бирә Әлшәй һәм Дәүләкән районнарының җирләрне саклау һәм файдалану буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Юрий БАРТНОВСКИЙ.

-Шулай ук җирнең категориясенә һәм аны ничек файдалануга рөхсәткә дә игътибар итегез. Чөнки шундый хәлләр дә була, милекче сатып алган җиренең авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр категориясенә керүен ачыклый, ә андый җирдә шәхси торак төзелеше объектлары салу тыела.

Участокның максатлы файдалануы турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында табарга мөмкин. Росреестр сайтына, Күпфункцияле үзәккә һәм кадастр палатасы офисларына күчармә белешмәгә (выписка) заказ биреп, мондый мәгълүматны һәркем ала ала. Я булмаса, мәгълүматның дөреслеген Ачык кадастр картасында яки Росреестр сайтының “Хокук биләүченең шәхси кабинетында” аныклый аласыз.
Читайте нас: