Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
26 сентябрь 2018, 02:00

Мираска күчкән бурычлар

Кредит килешүе төзегән бурычлы кешенең үлеме аны түләүдән азат итми, ә мирас алган туганнарына йөкләтелә.

Кредит килешүе төзегән бурычлы кешенең үлеме аны түләүдән азат итми, ә мирас алган туганнарына йөкләтелә.
Туганнары аларга калган мирас милкенә ярашлы җавап бирә. Ә ул булмаса яки җитмәсә, кредиторларның таләпләре мирас алучыларның милке белән каплатылмый һәм варисның бурыч йөкләмәләре туктатыла.
Мәсәлән, Әлшәй район суды Русия Саклык банкы биргән дәгъва буенча Раевкада яшәүче А.га карата гражданлык эше буенча (аның 2016 вафат булган әнисе банк белән килешү төзегән), кредит килешүе буенча бурычны түләттерүгә карар чыгарды. Эш материаллары буенча вафат булган заемчының банкка бурычы җавап бирүче алган мирас хакыннанан зуррак булуы ачыкланды, шуңа бәйле А.дан мираска алган милек чикләрендә бурыч түләттерелде.
Әгәр туганнары мирастан баш тартса, вафат булган кешенең бурычлары өчен алар җаваплы түгел. Шуңа да район суды Н.га карата (аның ире банк белән кредит килешүе төзегән булган), бурыч түтәтерү буенча Русия Саклык банкы дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тартты. Суд утырышы барышында ире вафат булганнан соң тол хатыны мирас алуны юлламаганлыгы ачыкланды.
Светлана ШӘМСЕТДИНОВА,
судья ярдәмчесе.
Читайте нас: