Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
19 октябрь 2018, 02:00

Коллекторлар яныймы?

“Уфада яшәүче кардәшем микрофинанс оешмасыннан кредит алган һәм мине поручитель итеп күрсәткән. Хәзер коллекторлар аның бурычы аркасында гел миңа шалтыраталар. Нәрсә эшләргә?” – дип сорый район үзәгендә яшәүче бер хатын.

-Коллектор – махсуслаштырылган оешма хезмәткәре, ул гражданнарның түләнмәгән бурычларын кайтарту белән шөгыльләнә, - дип аңлатма бирә Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге юрисконсульты Гөлназ СЛЕСАРЕВА. – Ул бурычлыга карата бурычны алу өчен мәҗбүр итү чаралары кулланырга хокуклы түгел, бу вәкаләтләр суд приставларына гына бирелгән. Коллекторлар бурычлы кеше яки поручитель белән, Сезнең очрактагы кебек, атнасына бер генә тапкыр очрашырга, тәүлегенә - бер һәм атнасына ике тапкыр шалтыратырга мөмкин. Әгәр алар үзләрен агрессив тотсалар, янасалар, рәнҗетсәләр, полициягә мөрәҗәгать итегез. Аларның хокуксыз гамәлләрен раслау өчен сөйләшүләрне яздырырга тырышыгыз, элемтә операторларыннан телефон сөйләшүләренең детальлеген алыгыз. Сез шулай ук коллекторлар гамәлләренә суд приставларына, прокуратурага жалоба яза аласыз.
Читайте нас: