Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
30 октябрь 2018, 02:00

Урлашулар саны арта

Тугыз айда районда 421 җинаять теркәлгән...

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны – 33 (җидегә азрак), шул исәптән кеше үтерү ике очракка кимегән (былтыр - дүрт). Шул ук вакытта җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр саны бергә артып, 125кә җиткән (124), шул исәптән урамда 85 җинаять (былтыр - 73) теркәлгән.

Элек хокук бозган кешеләр тарафыннан җинаять кылулар 211дән 163кә төшкән, шул исәптән элек хөкем ителгәннәр тарафыннан 86 җинаять (106) эшләнгән. Исерек килеш кылынган җинаятьләр 23,6 процентка (216 очрактан 165кә) кимегән.

Кызганычка каршы, теркәлгән милек урлаулар саны 138дән 154кә җиткән. Автомобильләрдән әйбер урлау да - 5тән 20гә, мал-туар – 5тән 9га, кесә караклары саны 2дән 7гә кадәр арткан. Фатирга кереп урлашулар саны 14тән 6га кадәр кимегән.

Бу чорда икътисади юнәлештәге җинаятьләр саны 3тән 18гә кадәр (шуның җидесе авыр җинаять) арткан.

Район прокуратурасы.
Читайте нас: