Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
13 ноябрь 2018, 02:00

Миграция исәбендә үзгәрешләр

Быел июль аенда миграция законнарында үзгәрешләр үз көченә керде...

Быел июль аенда миграция законнарында үзгәрешләр үз көченә керде, аларны аңлатуны сорап, без Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе җитәкчесе Юлия Васильевага мөрәҗәгать иттек:
- Русия Федерациясендә чит ил гражданнарын миграция исәбенә кую яки вакытлыча теркәлү – һәр чит ил кешесе өчен мотлак үтәлергә тиешле процедура. Хәтерегезгә төшерәм, исәпкә басу Русиядә вакытлыча яки даими яшәүгә рөхсәт булган очракта яшәгән урын буенча теркәлүне һәм 90 тәүлеккә кадәр килгән урын буенча исәпкә басуны күз уңында тота. Шушы вакыт үткәннән соң чит ил кешесе илдән китәргә яисә булу срогын озайту өчен миграция хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Чит ил гражданинын килгән урын буенча исәпкә кую өчен кабул итүче як Русия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына яисә федераль почта элемтәсе оешмасына, күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Илебез гражданнары, Русия Федерациясендә яшәүгә рөхсәт алган чит ил кешеләре һәм юридик шәхесләр кабул итүче як була ала.
8 июльдән 163нче Федераль закон үз көченә керде, ул “кабул итүче як” һәм “килү урыны” төшенчәләрен яңача аңлата. Хәзер чит ил гражданнарын торак биналар адресларына гына (яки эш бирүченең торак булмаган, әмма йоклау һәм ял итү өчен җиһазландырылган биналарга), я булмаса, кунакханә яки кунакханә хезмәтләре күрсәткән башка оешма адресына миграция исәбенә куярга мөмкин.
Законга кертелгән үзгәрешләр кабул итүче якка миграция кагыйдәләрен күзәтү җаваплылылыг йөкләтә. Ягъни, чит ил гражданнарына яшәү өчен биналар биргән Русия гражданнары аларны исәпкә куярга тиеш.
Чит ил кешесен миграция исәбеннән төшерүгә килгәндә исә, бу җәһәттән дә үзгәрешләр булды. Хәзер торак бина хуҗасы (яки эш бирүче) чит ил кешесе бу урыннан яки эштән китү белән аның теркәлүен гамәлдән чыгарырга бурычлы. Моны мөмкин кадәр тизрәк, 1-3 көн дәвамында эшләргә һәм миграция хезмәте органына белдерү хәбәре җибәрергә кирәк. Чит ил кешесе бу адреста теркәлгән чорда торак хуҗасына яки эш бирүчегә аның өчен административ җаваплылык йөкләтелә.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА язып алды.
Читайте нас: