Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
17 декабрь 2018, 02:00

Бер мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак

Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең дежур частендә тәүлек әйләнәсенә гражданнарның гаризаларын кабул итү һәм теркәү алып барыла.

Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең дежур частендә тәүлек әйләнәсенә гражданнарның гаризаларын кабул итү һәм теркәү алып барыла.
Хәбәрләр 02, 3-09-91, 3-12-09 телефоннары аша кабул ителә. Язма рәвештә мөрәҗәгать иткәндә, оператив дежурный талон-белдерү кәгазе тутыра, ә почтадан җибәрелгән хәбәрләр өч көн эчендә мотлак теркәлә һәм исәпкә кертелә.
Моннан тыш, эш көннәрендә полиция подполковнигы А. С. Чугунов һәм аның урынбасарлары график буенча гражданнарны кабул итә, анда да гариза һәм хәбәрләр калдырырга була.
Кабул ителгән карар турында гариза бирүчегә хәбәр ителә. Авторның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме һәм җавап җибәрү өчен почта адресы күрсәтелмәсә, мөрәҗәгатьләр аноним дип исәпләнә.
Моннан тыш, мөрәҗәгатегезне дәүләт хезмәтләре порталында Русия Эчке эшләр министрлыгының теләсә кайсы департаментына җибәрә аласыз.
Эчке эшләр министрлыгы бүлеге штабы.
Фото:Яндекс
Читайте нас: