Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
18 июнь 2019, 02:00

“Бурычлы” операциясе

17 июньнән 26 июньгә кадәр районда “Бурычлы” оператив-искәртү чарасы уза, ул штраф түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарттыруга юнәлтелгән.

17 июньнән 26 июньгә кадәр районда “Бурычлы” оператив-искәртү чарасы уза, ул штраф түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка тарттыруга юнәлтелгән.
Әгәр сезгә штраф салсалар һәм аны билгеләнгән вакытта түләмәгән булсагыз, бу очракта икеләтә күләмдә штраф яки 15 тәүлеккә кадәр арест каралган. Аннары бу документ штрафны мәҗбүри түләттерү өчен суд приставларына җибәрелә. Бурычыгыз булу-булмау турында үзегезнең участковыйдан, шулай ук Эчке эшләр министрлыгы бүлегендә, ЮХХДИ бүлекчәсендә белә аласыз.


Альбина КУТЬЯНОВА,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү төркеме баш инспекторы.
Читайте нас: