Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
19 июнь 2019, 02:00

Үтерү белән янасаң

РФ Җинаять кодексының 1нче бүлеге 119нчыстатьясы буенча, үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янаган өченҗинаять җаваплылыгы каралган, ул хәтта ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күзуңында тота.

РФ Җинаять кодексының 1нче бүлеге 119нчы статьясы буенча, үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янаган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, ул хәтта ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Ел башыннан Әлшәй районы буенча 1нче һәм 2нче суд участокларының мировой судьялары тарафыннан шундый 21 җинаять эше тикшерелгән.
Ачыклануынча, һәр җинаять исерек килеш кылына, аларның корбаннары еш кына якын туганнары була.

Кызганычка каршы, күпләр бу моны ялгыш җинаять эшен җиңеләйтүче факт дип исәпли. Әмма суд җинаятьнең җәмгыять өчен ни дәрәҗәдә хәвефсез булуын, аны кылу шартлары һәм гаепләнүченең шәхесенә карап, алкоголь, наркотиклар, психотроп матдәләр кулланып, исерек хәлдә җинаять кылуын көчәйтүче билге дип танырга мөмкин.

А. ЗАҺИДУЛЛИНА,

район прокуроры ярдәмчесе.
Читайте нас: