Әлшәй хәбәрләре
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
28 август 2019, 02:00

Рөхсәтсез чүплекләргә каршы ничек көрәшергә?

Республика Эчке эшләр министрлыгы бу көннәрдә каты коммуналь калдыклар белән законсыз эш итүне кисәтүгә һәм ачыклауга юнәлтелгән профилактик чара үткәрә.

Республика Эчке эшләр министрлыгы бу көннәрдә каты коммуналь калдыклар белән законсыз эш итүне кисәтүгә һәм ачыклауга юнәлтелгән профилактик чара үткәрә.
Законсыз чүплекләр өчен РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.2нче статьясында җаваплылык каралган. Калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү вакытында тирә-як мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнарга – 1 - 2 мең сум, вазыйфалы кешеләргә – 10 - 30 мең сум, юридик шәхес оештырмый малтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән кешеләргә – 30 - 50 мең сум, юридик шәхесләргә 100 - 500 мең сум штраф салына яки туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату каралган.
Утильләштерелгән чүпне рөхсәтсез ташлау җитди санкцияләргә китерүе мөмкин. РФ Җинаять кодексының 247нче статьясында үтә авыр хокук бозган өчен (мәсәлән, агулы калдыклар ыргыту) - ике елга кадәр, әгәр җинаятьчел гамәлләр нәтиҗәсендә хайваннар дөньясына яки тирә-як мохиткә зыян килтерелсә биш елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Әгәр сез законсыз чүплек күрсәгез, гариза белән авыл биләмәсе хакимиятенә яки эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итегез.
Кагыйдәләргә ярашлы, документ алганнан соң 48 сәгать эчендә чүплек юк ителергә тиеш. Әгәр пычратуда предприятие гаепле булса, Роспотребнадзорга аның эшчәнлегенә жалоба языла.
Альбина КУТЬЯНОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең административ законнарны үтәү төркеме өлкән инспекторы.
Читайте нас: