Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
24 сентябрь 2019, 02:00

Дәваханәдә ришвәт сорасалар

Коррупция халыкның иминлеген һәм тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү белән турыдан-туры бәйләнгән тармакларда, атап әйткәндә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, аеруча хәвеф тудыра.

Коррупция халыкның иминлеген һәм тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү белән турыдан-туры бәйләнгән тармакларда, атап әйткәндә, сәламәтлек саклау өлкәсендә, аеруча хәвеф тудыра.
Медицина хезмәткәрләренә бирелгән бүләкләр "иң квалификацияле" белгеч тарафыннан чиратсыз дәвалану, кабул итү яки операцияләр үткәрү, стационарга ятуны тизләтү өчен - җинаять җаваплылыгына тарттырыла торган "көнкүреш" коррупция гамәле. Шул ук вакытта пациентан яки аның туганнарыннан бүләк алган табиб кына түгел, ә ришвәт бирүче дә җинаять кыла.
Мондый гамәлләр өчен РФ Җинаять кодексының 291нче статьясында (ришвәт бирү) җаваплылык каралган һәм ришвәт суммасыннан 70 тапкырга күбрәк штраф салу белән 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.
Дәваханәдә генә түгел, башка урында да коррупция очраклары турында сезгә билгелеме? Сез РФ Тәфтиш комитетының тәфтиш бүлекләренә, Эчке эшләр министрлыгы органнарына, прокуратурага гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз.
Т. ПАНИЧ,
район прокуроры ярдәмчесе.
Фото: pixabay
Читайте нас: