Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
11 декабрь 2019, 13:05

Исерекләр юл тулы

Башкортстан юл-транспорт һәлакәте статистикасы буенча иң "исерек" төбәкләр исемлегенә керде.

Башкортстан юл-транспорт һәлакәте статистикасы буенча иң "исерек" төбәкләр исемлегенә керде.
Башкортстан 2019 елның гыйнварыннан октябренә кадәр исерек водительләр гаебе белән аварияләр саны иң күп булган төбәкләр рейтингына керде. Әлеге исемлекне ЮХХДИ мәгълүматлары буенча "Автоброкер" журналы төзегән. Антирейтингның лидеры Краснодар крае, анда исерек йөртүчеләр гаебе белән 615 юл-транспорт һәлакәте булган. Икенче һәм өченче урында авария күрсәткечләре белән Мәскәү һәм Түбән Новгород (420 һәм 376) өлкәләре. Бишенче урында Иркутск өлкәсе (349), ә алтынчы урында – Башкортстан. Бездә исерек водительләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтенең 310 очрагы теркәлгән. Әлеге авариялар вакытында 66 кеше һәлак булган, 411 кеше яралаланган. Алга таба исемлектә Саратов өлкәсе (304 юл-транспорт һәлакәте), Пермь крае (303), Воронеж (273) һәм Свердловск (250) өлкәләре бар. Билгеләп үтелгәнчә, безнең илдәге һәлакәтләрнең гомуми санына карата, исерек водительләр гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләре саны 10 процент тәшкил итә.
Фото: pixabay.com
  • Читайте нас: