Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
27 декабрь 2019, 11:50

Хезмәткә түләүнең минималь күләме арта

2020 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда хезмәткә түләүнең минималь күләме мең сумга диярлек артачак.

2020 елның 1 гыйнварыннан Башкортстанда хезмәткә түләүнең минималь күләме мең сумга диярлек артачак.
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, яңа елдан Русиядә хезмәткә түләүнең минималь күләме 12130 сумга җитәчәк (әле ул 11280 сум).
Район коэффициентын исәпкә алып, безнең республикада хезмәткә түләүнең миниамль күләме 13 мең 949 сум булачак. Әлеге вакытта ул 12 мең 972 сум тәшкил итә.
Хезмәт кодексына ярашлы, шушы чор өчен эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт бурычларын) тулысынча үтәгән хезмәткәрнең айлык эш хакы хезмәткә түләүнең минималь күләменнән түбән булырга тиеш түгел, дип хәбәр итә Хезмәт министрлыгы.
Читайте нас: