Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
30 гыйнвар 2020, 14:05

Корал хаталарны гафу итми

Корал сатып алырга теләгән һәркем аның белән хәвефсез эш итү кагыйдәләренә өйрәнә.

Корал сатып алырга теләгән һәркем аның белән хәвефсез эш итү кагыйдәләренә өйрәнә. Таләпләр һәркем өчен бердәй, чөнки кагыйдәләрне үтәмәү еш кына күңелсез очраклар белән тәмамлана.
Фаҗигаләр игътибарсызлык, акылсызлык яки башка сәбәп аркасында буламы – бу инде мөһим түгел. Корал кулланганда җибәрелгән хаталарны гафу итеп булмый. Еш кына мылтыкны чистартканда, сунар иткәндә һәм, иң куркынычы, сейф ачкычы балалар кулына эләккәндә үлемечле ату яңгырарга мөмкин.
Мәсәлән, Яңа ел алдыннан Күгәрчен районында кыр дуңгызына сунар вакытында 37 яшьлек ир, куаклар арасында нидер йөргәнен күреп, “Вепрь” мылтыгыннан атып, 62 яшьлек ирне яралый, ул вафат була.
Шушы көннәрдә Әлшәй районында Сосновка авылы янында сунардан соң 43 яшьлек ир үзенең “Blaser” мылтыгыннан каравылчы өе ягына карап контроль ату эшли, ә ул вакыт өйдә икенче сунарчы булган була. Күкрәк читлеге яраланган 42 яшьлек ирне Раевка үзәк район дәваханәсенә илтәләр.
Корал хуҗалары! Мылтык кулланганда игътибарлы булыгыз, аны чит кешеләр һәм балалар ала алмаслык ышанычлы урында саклагыз! Таләпләрне күзәтми, коралны тиешенчә сакламау нәтиҗәсендә фаҗигале хәлләргә юл куйган өчен җинаять җаваплылыгы каралган!
Альберт ТӨХВӘТУЛЛИН,
Росгвардиянең республика буенча идарәлеге лицензия-рөхсәт бирү эшләре бүлеге инспекторы.
Читайте нас: