Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Закон һәм тәртип
18 февраль 2020, 12:45

Ялган чакыру өчен җаваплылык

Былтыр Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге дежур частенда җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 5300дән артык шалтырату кабул ителде, алар арасында ялган чакырулар да бар иде.

Былтыр Русия Эчке эшләр министрлыгының Әлшәй районы буенча бүлеге дежур частенда җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 5300дән артык шалтырату кабул ителде, алар арасында ялган чакырулар да бар иде.
Ялган чакырулар, гадәттә чынбарлыкта булмаган вакыйгалар турында хәбәрләр яисә балаларның шаяруы ул.
Ә бит хулиганлык нияте белән аңлы рәвештә ашыгыч ярдәм, полиция яки янгын хезмәтен чакырган өчен законда җәзага тарттыру каралган. Заманча техник чаралар ярдәмендә хулиганнарны ачыклавы авыр түгел. Махсуслаштырылган хезмәтләрне ялган чакыру өчен административ җаваплылык – 1000 сумнан алып 1500 сумга кадәр штраф каралган.
Әмма мондый шалтыратулар хакы акча эквиваленты белән генә үлчәнми – “ашыгыч ярдәм” яки полиция ялган чакыру буенча барганда кайдадыр кемгәдер чынлап та ярдәм таләп ителүе ихтимал. Шулай ук тиешле хезмәтләр ялган чакыруга бару буенча чыгымнарны каплату (техниканы эксплутацияләү, бензин) өчен судка хокук тәртибен бозучыга дәгъва белән мөрәҗәгать итүе дә мөмкин. Шуңа да трубканы алып шалтыратыр алдыннан моның нәрсәгә китерүе турында уйларга кирәк.
Альбина КУТЬЯНОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең өлкән инспекторы.
Читайте нас: